Коронавирус пандемиясе аркасында 2020 елдан 2021 елга күчерелгән Уеннар 4-11 сентябрь көннәрендә Казанда узачак. Хәзерге вакытта анда 10 илдән (Азәрбәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь Республикасы, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Россия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан) 1468 спортчы (14 яшьтән алып 23 яшькә кадәр) катнашачак дип планлаштырыла.
Уеннар 16 спорт төре буенча үткәреләчәк, спортчылар арасында барлыгы 184 бүләк комплекты уйнатылачак. Ярышларга 463 судья һәм рефери, шулай ук 1262 волонтер җәлеп ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, БДБ илләре уеннарын үткәрү фикерен Россия Федерациясе тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим 2018 елның 28 сентябрендә Дүшәнбе шәһәрендә үткән БДБ дәүләтләре башлыклары советы утырышында хупланды. Уеннар халыклар арасында традицион рәвештә нигез салынган дуслык җепләрен ныгыту һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүен гамәли яктан тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
Уеннарны үткәрү бурычлары булып түбәндәгеләр тора: спорт осталыгын арттыру һәм спортчыларга халыкара ярышларда катнашу тәҗрибәсен алу, яшьләрдә уңай физик һәм әхлакый сыйфатлар үстерү, ватанпәрвәрлек, максатка ирешүгә ихтыяр көче, тарихка һәм халык гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, БДБ дәүләтләрендә милли спорт төрләрен тарихи мирас буларак саклау, аларны халыкара дәрәҗәдә популярлаштыру һәм үстерү, сәламәт яшәү рәвешен булдыруга булышлык күрсәтү, БДБ мәйданында спорт элемтәләрен киңәйтү һәм ныгыту.
Беренче БДБ илләре уеннарының оештыручысы булып РФ Спорт министрлыгы, ә башкарма оешма булып "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО чыгыш ясый.
"Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО матбугат хезмәте