Заявка кампаниясе инде 2020 елның кышында ук башланган иде. Волонтер булырга теләүчеләр заявканы БДБ илләре Уеннары һәм Kazan Volunteers хәрәкәте сайтындагы шәхси кабинетта калдыра ала иделәр. Сайлап алуның иң төп этабы әңгәмә иде, аның нәтиҗәләре буенча хәлиткеч карар кабул ителде.
Сайлап алынган волонтерлар өчен белем бирү программасы әзерләнде, һәм ул 3 этаптан тора. Беренчесе – юнәлеш этабы. Волонтерлар бер-берсе, чараның спецификасы һәм үзенчәлекләре, волонтерлар программасы, компетенцияләр һәм волонтерлар кодексы белән таныша. Функция этабы кысаларында исә волонтер үзе алдында торган конкрет бурычлар белән таныша. Шуннан соң өйрәнүләр инде волонтер үзе хезмәт куячак Уеннар объектында уза.
Гадәттәгечә волонтерлар өч төп юнәлеш буенча җәлеп ителәчәк: атташелар, спорт мәйданчыгы һәм хезмәт күрсәтү юнәлешләре волонтерлары. БДБ илләре Уеннарында волонтерларның күбесе хезмәт күрсәтү юнәлешләре буенча ярдәм итәчәк, алар арасында тамашачылар өчен хезмәтләр, транспорт, килү һәм китү, медицина ярдәме, коммуникацияләр, протокол һәм башкалар бар.
Рекрутерлар сүзләренә караганда, БДБ илләренең I Уеннары волонтер булырга теләүчеләр арасында зур кызыксыну уяткан. Волонтерларны бик тә бу уеннарның тарихта беренче үтүе һәм аларның "беренче ачучылар" булу фикере җәлеп итә икән.
"Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО матбугат хезмәте