Яңалыклар

“Көндәшләрем көчле иде, тик мин мин алардан көчлерәк булып чыктым”

БДБ илләренең I Уеннарының якшәмбе көн программасы бик бай булып чыкты, “Ак Барс” көрәш сараенда үткән көрәшчеләр алышларыннан кала, ярышлар Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, “Тулпар” спорт комплексы һәм “Урам” экстрим–паркында узды.

БОКС

127 спортчы катнашындагы дүрт көнлек марафон якшәмбе көнне финал ярышлар сериясе белән тәмамланды. 26 медаль комплектының 15 алтын медален Россия боксчылары, ә җидесен – Үзбәкстан спортчылары яулады. Казахстан җыелмасы исәбендә дүрт җиңү.

БДБ илләре Уеннары чемпионнары:

44–46 кг авырлык категориясе: Вячеслав Рогозин (Россия) һәм Гулсевар Ганиева (Үзбәкстан)

48 кг: Жавохир Куйсинов (Үзбәкстан) һәм Анита Адишева (Казахстан)

 “Без ай буе әзерләндек, җыеннарда булдык. Көндәшләрнең барысы да көчле, тик миңа реванш алу икеләтә күңелле иде”, – дип белдерде Адишева. Ул финал ярышта судьяларның уртак карары белән Үзбәкстан кызы Робияхон Бахтиерованы җиңде.

50 кг: Саят Илясов (Үзбәкстан) һәм Рената Мингалимова (Россия)

“Турнир беренче тапкыр узса да, оештыру дәрәҗәсе югары, көндәшләр бик көчле. Ләкин без 100% итеп әзерләндек һәм яхшы нәтиҗәгә өмет иттек. Әзерләнгәндә кәефебез яхшы иде, чөнки күптән түгел узган Европа беренчелегендә без командалар арасында беренче урынны алдык”, – дип билгеләп узды Рената Мингалимова.

52 кг: Егор Колосков (Россия) һәм Анастасия Кооль (Россия)

54 кг: Фаррух Тулаганов (Үзбәкстан) һәм Виктория Байдукова (Казахстан)

57 кг: Анатолий Попов (Россия) һәм Карина Коробова (Россия)

60 кг: Родион Мытник (Россия) һәм Улжан Сарсенбек (Казахстан)

63 кг: Бунеджон Әмиров (Үзбәкстан) һәм Ситора Баходирова (Үзбәкстан)

66 кг: Мырзахан Мауленов (Казахстан) һәм Дарья Панова (Россия)

70 кг: Мохлан Махаури (Россия) һәм Ойша Тоирова (Үзбәкстан)

“Авыр булды, ләкин мин, Аллага шөкер, җиңдем. Әти–әнием һәм тренерларга рәхмәт. Күптән түгел Дубайда Азия чемпионаты узды, без шуннан туры монда килдек. Көндәшләремнең барысы да көчле иде, тик мин көчлерәк булып чыктым. Алга таба күнекмәләр ясап, киләсе чемпионатларга әзерләнүебезне дәвам итәчәкбез”, – диде 70 кг кадәр авырлык категориясендә чемпион калган Ойша.

75 кг: Лев Мокропуло (Россия) һәм Валерия Нуретдинова (Россия)

80 кг: Андрей Ногай (Россия) һәм София Охотникова (Россия)

“Ачылу тантанасы миңа бик ошады, бар да югары дәрәҗәдә оештырылган. Бәлки, шуңа дулкынланганмындыр да. Мин бу стартка җәй буе әзерләндем. Финалда бик озын буйлы көндәш туры килде, авыр булды”, – дип сөйләде София Охотникова.
80+кг: Әхмәд Расуев (Россия) һәм Софья Михеева (Россия)

3Х3 БАСКЕТБОЛ

3х3 форматындагы баскетбол ярышлары “Урам” экстрим-паркында уза. Барлыгы ике медаль комплекты уйнатылачак – хатын-кыз һәм ир-ат командалары арасында. Бу ярышларда катнашуга заявканы алты ил – Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Беларусь, Кыргызстан, Россия һәм Үзбәкстан биргән иде.

Бүген беренчел очрашулар узды. Төркем туры нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар турнирында ярымфиналистлар билгеләнде – бу Беларусь һәм Үзбәкстан командалары. Иртәгә узачак уенда җиңгән команда финалда Россиянең баскетболчы кызлары белән уйнаячак.

Үзбәкстан спортчылары өчен БДБ илләре Уеннары – халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясауның беренче тәҗрибәсе булды. “Бар да яхшы дәрәҗәдә уза, барысы да лаеклы командалар. Беренче коймак төерле иде – кызларга уен тәҗрибәсе һәм практика җитмәде. Икенче уенга “уяндылар”, ләкин дисциплина җитмәде. Өченче уенда нәтиҗә күрсәтерләр дип уйлыйм. Максатыбызның минимум өлеше үтәлде”, – дип анализ ясады үз кул астындагыларының чыгышын Үзбәкстан җыелмасы тренеры Җиһангир Хаджаев.

Иртәгә ир-атлар турнирының ярымфинал матчларында Россия баскетболчылары Азәрбайҗан җыелмасы белән очрашачак, ә Беларусь спортчылары – Үзбәкстан командасы белән. Шәкертләре төркемнән чыгуга карамастан, Беларусь җыелмасы тренеры Дмитрий Колтунов командага үсәр урын бар дип билгеләп үтте. “Тулаем алганда, канәгатьмен, ләкин хаталар күп иде, киләчәктә аларны төзәтергә тырышачакбыз”, – дип билгеләп үтте ул.

ТАЙ БОКСЫ

“Тулпар” спорт комплексында иң мавыктыргыч көрәш төре – тай боксы буенча беренче алышлар узды. 54 кг авырлык категориясендә рингта ике Россия спортчысы очрашты – Виктория Кувикина Екатерина Соколованы җиңде.

“Без тренер белән планлаштырганның барысы да килеп чыкты, алга, финалга таба барабыз”, – дип билгеләп үтте җиңүче. Мәскәү өлкәсеннән килгән спортчы кыз сүзләренә караганда, аның Казанга беренче килүе түгел – 2016 елда ул биредә Дөнья кубогында җиңү яулаган. “Шәһәр бик матур, оештыру дәрәҗәсе югары, безгә барысы да ошый”, – дип сөйләде Виктория Кувикина.

Ир–атлар арасында шул ук авырлык категориясендә Беларусь спортчысы Никита Мирончик Молдова егете Федор Казанжидан өстен калды. “Мин көндәшемнең аяклар белән яхшы эшләвен белә идем, шуңа ничек кирәк, шулай эшләдем – башта сугулардан качарга омтылдым, аннан эшкә үз аяк–кулларымны җиктем”, – дип уртаклашты үз тактикасы белән боксчы. Никита Мирончикның Россиягә икенче тапкыр, ә Казанга – беренче килүе. “Әлегә шәһәрне карарга өлгермәдем. Ярышлар беткәч, моны һичшиксез эшләячәкмен”, – дип өстәде спортчы.

Аның милләттәше Михаил Якимович 57 кг авырлык категориясендә Россия боксчысы Ринат Бурангуловны отты. “Барысы да килеп чыкмады, күбрәк аяклардан башлыйсы, көндәшне якын җибәрмичә, аны алгы терсәкләр белән каршы аласы килгән иде. Ләкин берни барып чыкмады – көндәш, гаҗәпләнүемә каршы, клинчка омтылды һәм нәтиҗәдә оттырды”, – дип җентекләп аңлатты чемпион.

Бокс, тай боксы һәм баскетбол буенча барлык ярыш нәтиҗәләре белән монда танышырга мөмкин.
Спорт