Яңалыклар

“Олимпиадада чыгыш ясасак, шәп булыр иде”

Дүшәмбе көнне “Урам” экстрим–паркында 3х3 баскетбол буенча хәлиткеч матчлар узды. Әлеге дисциплинада БДБ илләренең I Уеннары чемпионнары итеп Россиянең ир–ат һәм хатын–кыз җыелмалары танылды.

Турнирларның финал этап катнашучылары кичә билгеләнде. Хатын–кыз командалары арасында бүген ярымфиналда Беларусь һәм Үзбәкстан командалары очрашты. Җиңүне 10 очко (21:11) аермасы белән Беларусь  баскетболчылары яулады. Финалда исә алар Россия җыелмасы белән очраштылар.

Финал матчта уен бик кызу барды – ике команда да беренче урын өчен ахыргача көрәште. Очрашуның икенче яртысына Россия баскетболчылары очколар аермасын 7 очкога кадәр арттыра алды (16:9). Беларусь  командасы ул аерманы киметергә никадәр тырышса да, алар көндәшләрен куып тота алмадылар. Матч 22:16 исәбе белән тәмамланды.

Шулай итеп, алтын медальләргә составында Виктория Трофимова, Екатерина Лялина, Анастасия Рыкова һәм Анастасия Пиженко булган Россия командасы лаек булды.

“Кәеф шәп, башкача була да алмый – без җиңдек! Авыр булды, ләкин без бу уенга бар көчебезне бирдек, чөнки Беларусь командасы – көчле команда, тик без көчлерәк булып чыктык”, – дип комментарий бирде команда чыгышына Виктория Трофимова.

“Бар да шәп, без бик бәхетле. Үземнең уеным белән беркайчан да 100% канәгать булмыйм, ләкин без бар көчебезне бирдек, тырыштык, тулаем алганда, уен бик яхшы килеп чыкты”, – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Анастасия Пиженко. Аның сүзләренә караганда, команда киләсе Олимпия уеннарына эләгергә тырышачак (әлеге спорт төре беренче тапкыр Токиода узган Олимпия уеннары программасына кертелде). “Әлбәттә, җыелма составына эләгергә тырышачакбыз, Олимпиадада чыгыш ясасак, шәп булыр иде”, – дип өстәде спортчы.

Көмеш медальләргә Беларусь спортчылары Наталья Горбачёва, Елена Титовец, Ирина Кравченко һәм Екатерина Карчевская лаек булды. Бронза Үзбәкстан командасында, аның составында Фарангиз Җәлилова, Анастасия Цой, Рамилә Җамалетдинова һәм Инна Шек чыгыш ясады.

Ир–атлар турнирында бүген ике ярымфинал матч уйналды – Россия командасы 21:17 исәбе белән Азәрбайҗан командасын отты, ә Беларусь баскетболчылары Үзбәкстан җыелмасыннан өстенрәк булып чыкты (22:5). Шулай итеп, финал матчта шулай ук Россия һәм Беларусь җыелмалары очрашты.

Матч башында зур булмаган аерма белән алга Беларусь спортчылары чыктылар, әмма аларның көндәшләре бу аерманы бик тиз киметтеләр һәм ышанычлы рәвештә алга чыктылар – 18:9. Очрашу ахырында Беларусь командасы, очколар аермасын ике очкога кадәр калдырып, Россия җыелмасын куып җитте диярлек, ләкин барыбер җиңә алмады – 21:18.

Россия командасы составында Михаил Ермилов, Андрей Киселев, Глеб Суворов һәм Никита Падун чыгыш ясады. “Турнир шәп, уеннар ике көн барды, төрле хәлләр булды. Бәлки, һава торышы да үз ролен уйнагандыр. Бәлки, ахыргача әзер булмаганбыздыр. Ләкин нәтиҗә күрсәттек, беренче урын алдык. Алай да финалда мондый дулкынланулар булырга тиеш түгел иде, без тыныч кына җиңәргә тиеш идек”, – дип анализ ясады команданың Уеннардагы чыгышына Михаил Ерлимов. Ул Парижда узачак Олимпиадада катнашачак Россия җыелмасына эләгергә тырышачагын әйтте: “Мин команда составына эләгү өчен хәлемнән килгәннең барын да эшләячәкмен”.

Икенче урынны Беларусь командасы яулады: Алексей Навойчик, Константин Сацук, Тимур Дрюков һәм Кирилл Васковцов. Бронза медальләргә Үзбәкстан командасын минималь аерма (14:13) белән Азәрбайҗан командасы баскетболчылары лаек булды. Өченче урын яулаган команда составында Мерт Илхан, Җәбраил Акбаров, Ендар Поладханлы һәм Акбар Маммадов чыгыш ясады.

“Финалда уйныйсы, шушы хис–кичерешләрне тоясы килгән иде, ләкин өченче урын да безгә авырлык белән эләкте, әлбәттә, без мондый нәтиҗәгә бик шат, – дип билгеләп узды Ендар Поладханлы. – Безгә практика җитмәде, чөнки без мондый форматтагы баскетбол белән әле күптән түгел генә шөгыльләнә башладык”.
Спорт