Яңалыклар

БДБ илләре Уеннарында футзал “алтыны” өчен Россия һәм Беларусь көрәшәчәк

ФУТЗАЛ

Бүген “Мирас” спорт комплексында дәвам иткән футзал турнирында финалистлар билгеләнде. Көн программасы “юаныч” финалыннан башланып китте. Азәрбайҗан һәм Молдова икесе дә турнирның беренче көнендә оттырган иделәр һәм кем БДБ илләре Уеннарында бишенче урын яулаячагын ачыкладылар. Бу очрашуда җиңүне артык көч түкмичә азәрбайҗанлылар яулады, алар көндәшләрен 10:5 исәбе белән отты. Шунысы кызык, оттырган команданың биш тубының дүртесен Жан Саваш кертте. Ул уенның иң нәтиҗәле уенчысы булып танылды. Азәрбайҗанның иң яхшы уенчысы исеменә хет–трик ясаган Али Мәхмүдов лаек булды.

Бишенче–алтынчы урын өчен матч

Молдова – Азәрбайҗан – 5:10 (1:7)

Ярымфиналлар

Беларусь – Үзбәкстан – 5:3 (4:1)

Россия – Кыргызстан – 8:1 (4:1)

Аннан соң ярымфинал алышлар башланды. Башта паркетка Беларусь һәм Үзбәкстан командалары чыкты. Беларусь җыелмасы очрашуны шактый яхшы башлап җибәрде, матчның гомуми нәтиҗәсенә дә шул йогынты ясады. Тайм уртасына Европа җыелмасы исәпне 4:0 җиткерде, ләкин аннан соң Азия командасы үзендә көч тапты. Төп ваакыт тәмамланырга алты минут кала Косимжон Сафаров штраф тибеп, туп кертте, аннан икенче тубы белән голлар аермасын бергә генә калдырды.

Аннан соң бар мини–футбол турнирының иң киеренке өлеше башланды. Үзбәкстан футзалчылары беларусларны һөҗүмнәре белән күмеп китте, ә аларның капкачылары Кирилл Подобед үзенең партнерларын берничә тапкыр коткарды. Үзбәкстанның финал һөҗүме барып чыкмады: Даниил Астафьев контрһөҗүмдә йөгереп барып, сыбызгы тавышы белән бер үк вакытта үз командалары өчен бишенче туп кертте. Шулай итеп, футзал турниры финалына беренче булып Беларусь чыкты.

Хәлиткеч очрашуда алар Россия белән уйнаячак. Турнир хуҗалары бар беренчелек дәвамында җитди каршылык белән бер тапкыр да очрашмады. Кыргызстанга каршы ярымфинал да Уеннарның төп фавориты өчен авыр сынау булмады. Матчтагы бердәнбер киеренке мизгел беренче таймның уртасында булды – ул вакытта Адил Айанбаев исәпне 2:1 ясады. Шуннан соң аның җыелмасының капкасына тагы 6 туп кереп чыкты, ә менә Айанбаевның тубы Кыргызстан өчен уенда бердәнбер туп булып калды.

Турнирның иң яхшы бомбардиры исеме өчен әле дә Азиз Муждаков һәм Сергей Гук көрәшә. Ярымфинал алдыннан икесенең дә исәбендә алтышар туп иде. Бүген һәркайсы дубль ясады, шулай итеп, финал алдыннан россиялеләр 8 туп белән снайперлар исемлегендәге беренче урын өчен көрәшә.

“Исәпкә генә карасак, башкаларга бу уеннар безнең өчен бөтенләй җиңел булган дип тоелырга мөмкин. Ләкин бу – безнең командабыз өчен беренче шундый тәҗрибә, шуңа барлык көндәшләребезгә дә рәхмәт әйтәсебез килә. Безнең өчен бу уеннар күңелдә илебез составындагы беренче рәсми матчлар булып истә калачак. Беларусьның ничек уйнаганын күрдек, анда яхшы клубларда уйнап алган оста уенчылар бар, ләкин финал фаворитлары итеп үзебезне саныйбыз. Без монда бары җиңү өчен генә килдек. Күпләребезнең башка шәһәрдә яшәүче туганнары безнең уеннарга карау һәм безгә җан ату өчен Казанга килде. Финалда ахыргача көрәшәчәкбез”, – диде Кыргызстан капкасына дубль керткән Виталий Бессонов.

БДБ илләре Уеннарының футзал турниры иртәгә,11 сентябрьдә, ике уен белән тәмамланачак. Сәг. 15.00 Кыргызстан һәм Үзбәкстан бронза медаль өчен көрәшәчәк, ә сәг. 18.00 финалда Россия һәм Беларусь очрашачак.

БИЮ СПОРТЫ

БДБ илләренең I Уеннарында бию спорты ярышлары тәмамланды. Беренче ике көндә Европа һәм Латин Америкасы программалары җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланса, бүген Ленин исемендәге мәдәни-ял итү үзәгендә үз осталыкларын брейкинг биючеләре күрсәтте. Ярышларда 2003-2005 елгы юниор кызлар һәм егетләр катнашты.

Юниор кызлар арасында Россия спортчысы Виктория Тихонова җиңде. Икенче урынны Беларусь Республикасы вәкиле Софья Морозюк алды. 16 яшьлек B-girl брейкинг белән инде биш елдан артык шөгыльләнүен сөйләде. Призлы урын яулавына карамастан, Софья үзенең чыгышы белән тулысынча канәгать түгел, ул аны 10 баллдан 5 баллга бәяли. “Мин бераз югалып калдым һәм теләгәнемнең барын да эшли алмадым”, – диде ул чыгыштан соң. “Уеннарның оештыру ягы бик әйбәт, бар да шәп, ошады! Казан – бик матур шәһәр, гел яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләр генә очрады. Уеннарда тагы бер тапкыр катнашасы килә, анда яхшырак чыгыш ясармын дип өметләнәм”.

Өченче урынны аның милләттәше Алена Тарасикова алды. Дүртенче урында Үзбәкстаннан килгән Анора Ражабова.

Егетләр арасында беренче урынга Россия биючесе Руслан Громов лаек булды. Беларусьтан килгән Арсений Солодкийга җиңү өчен аз гына җитмәде. Көмеш призер брейкинг белән дүрт ел ярым шөгыльләнүен һәм БДБ илләре Уеннары ул чыгыш ясаган беренче зур турнир түгел икәнен сөйләде. Яшь булуына карамастан, ул инде Европа һәм дөнья чемпионатларында чыгыш ясарга өлгергән. “Начар чыгыш ясадым дип әйтмәс идем, ләкин хаталар бар, аларны төзәтергә кирәк”, – диде Арсений, үз чыгышына анализ ясап. “Уеннарны шәп оештырганнар, волонтерлар һәрвакыт ярдәм итеп тора”, – дип уртаклашты турнирдан алган кичерешләре белән спортчы.

Өченче урынга Молдова егете Александр Белиогло, дүртенче урынга Әрмәнстан вәкиле Жорж Ованнисян лаек булды. “Чыгышымны бик уңышлы булды дип әйтмәс идем, икенче юлы яхшырак чыгыш ясар идем, ләкин бүгенге чыгышымны 10 баллдан 6,5 баллга бәялим”, – дип саный спортчы. Аның өчен БДБ илләре Уеннары Әрмәнстаннан читтә үткәрелгән беренче зур турнир булган. “Миңа биредә барысы да ошый, кая барсаң да, төрле илләрдән килгән яңа дуслар табып була, шунысы шәп. Әгәр икенче юлы да Уеннарны шулай ук оештырсалар, мин ул ярышларда һичшиксез катнашачакмын”.

ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ

Өстәл теннисында катнаш парлы турнир җиңүчеләре билгеле булды, һәм бу дисциплинада Россия җыелмасы дүрт медаль яулады – алтын, көмеш һәм ике бронза. Финалда Артем Двойников/Мария Тайлакова дуэты милләттәшләре Элизабет Абраамян/Максим Боковтан көчлерәк булып чыкты. Бронза медальләргә Ольга Вишняковаһәм Никита Мошков, Влада Воронинаһәм Егор Овчинников лаек булды.

Чемпионнар өчен иң катлаулы матч Вишнякова һәм Мошковка каршы уен булды. Двойников һәм Тайлакова аларга 1-2 исәбе белән җиңелеп бара иде, тик дүртенче партиядә исәп тигезләнде - 5:5. Аннан соң булачак җиңүчеләр бер-бер артлы 6 очко тупладылар, ә бишенче партиядә көндәшләрен зур исәп белән җиңделәр – 11:2. Финалда Двойников һәм Тайлакова уен башыннан ук алга чыкты (11:5), һәм уңышсыз икенче партиядән соң ышанычлы рәвештә киләсе ике партияне оттылар – 11:7 һәм 11:8.

“Танышларга һәм дусларга каршы уйнау рухи яктан авыр, әмма бу спорт, моңардан качып булмый. Мондый уеннарны алга таба да үткәрергә кирәк. Бу безнең өчен дә, башка илләр өчен дә зур тәҗрибә. Бу яхшы фикер. Уеннарга куйган барлык максатларыма да ирешә алмадым, ләкин шәхси разрядта медаль яуларга тырышачакмын”, – дип билгеләп узды Максим Боков.

БДБ илләренең соңгы ярыш көнендә өстәл теннисында тагы ике медаль комплекты уйнатылачак – кызлар һәм егетләр арасында шәхси разрядта. Медальләр өчен 8 Россия спортчысы көрәшәчәк.

БАДМИНТОН

Шимбә көнне бадминтон үзәгендә шәхси ярышларның барлык разрядларында да хәлиткеч ярышлар узачак, ә бүген исә плей-офф катнашучылары билгеләнде һәм ярымфиналлар узды.

Егетләр арасында шәхси разряд ярымфиналында Казахстан спортчысы Дмитрий Панарин һәм россияле Әмир Хәмидуллин, Азәрбайҗан вәкиле Дики Дви Пангесту һәм турнир хуҗаларының тагы бер вәкиле Георгий Лебедев очрашачак. Шунысы кызык, әлеге дүртлек медальләр өчен парлы разрядның ярымфиналында да көрәшәчәк. Хәмидуллин Павел Монич белән бергә Пангесту һәм Мөхәммәд Амри Хадафига, ә Панарин һәм Андрей Шалагин Лебедев һәм Льв Бариновка каршы уйнаячак. Кем белә, бәлки, спортчыларның берәрсе ике алтын медаль яулар, тик моңа кадәр аңа озын юл үтәргә туры киләчәк.

Катнаш разрядта тамашачыларны түбәндәге парлар арасындагы кызыклы уеннар көтә: Лев Баринов/Анастасия Боярун – Илья Ларюшин/Каминская (Беларусь), Абиль Габилов/Эра Муфтуха (Азәрбайҗан) – Монич/Регина Галиәхмәтова. Россия бадминтончылары Галиәхмәтова һәм Боярун шулай ук парлы разрядның ярымфиналында да уйнаячак, ләкин төрле дуэтларда. Боярун финалга чыгу өчен Казанда Алена Яковлева белән бергә уйнаячак (көндәшләре – Беларусь спортчылары Елизавета Каминская һәм Марина Янбаева), ә Галиәхмәтова Мария Голубева белән Диана Гарамова һәм Севинч Содиковага (Үзбәкстан) каршы чыгачак.

Кызлар арасында шәхси разряд ярымфиналында Мария Голубева белән Алена Яковлева очрашачак. Бу очрашуда җиңгән россияле алтын медаль өчен Эра Муфтуха – Марина Янбаева парының җиңүчесе белән көрәшәчәк. Барлык разрядларда да ярымфинал алышлар сәг. 10.30, ә финаллар сәг. 15.00 башланачак.
Спорт