Яңалыклар

БДБ илләренең I Уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшче төркемнең утырышы узды

БДБ илләренең I Уеннары башланырга санаулы көннәр калып бара. Бүген ярышларга әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшче төркемнең утырышы узды. Анда Азәрбайҗан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Молдова Республикасы, Россия Федерациясе, Таҗикстан Республикасы, Үзбәкстан Республикасы һәм БДБ Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, спортчылар инде Казанга килә башлады. Беренче булып Азәрбайҗан, аннан Молдова, Үзбәкстан һәм Россия спортчылары килделәр.

БДБ илләренең I Уеннары кысаларында 16 спорт төре (бадминтон, баскетбол (3х3), бокс, билбау көрәше, дзюдо, каратэ, көрәш, өстәл теннисы, пуля белән ату, самбо, спорт көрәше, стендка ату, тай боксы, бию спорты, футбол һәм нәфис гимнастика) буенча 182 медаль комплекты уйнатылачак.

Казанда БДБ илләре Уеннарын үткәрү өчен Гимнастика үзәге, "КАИ Олимп" мәдәни-спорт комплексы, "УРАМ" экстрим-паркы, Бадминтон үзәге, "Ак Барс" көрәш сарае, "Мирас" спорт-күнекмәләр комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, "Тулпар" универсаль спорт комплексы, Пуля белән ату үзәге, "Свияга" стендка ату комплексы, шулай ук Идел буе дәүләт физкультура һәм спорт университетының спорт залы файдаланылачак. Универсиада Авылы делегацияләренең төп урнашу урыны булачак, стендка ату ярышлары судьялары һәм катнашучылары Иннополис Университеты кампусында яшәячәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Рәсми чара