Яңалыклар

БДБ илләренең I Уеннары волонтерлары инде эшкә кереште

БДБ илләренең I Уеннары волонтерлары инде үз вазифаларына тотынды.

Уеннар чараларында эшләү – күпләр өчен яңа искиткеч тәҗрибә.

- Мин спорт мәктәп-интернатында эшлим, шуңа волонтер сыйфатында гел спорт чаралары сайлыйм. Уеннарга мин Әрмәнстан җыелма командасы атташесы сыйфатында килдем, минем бурычым – спортчыларга кагылышлы транспорт, туклану, яшәү шартлары һәм башка мәсьәләләрне хәл итү. Үз ролемне яхшы итеп башкарып чыгармын һәм Уеннар югары дәрәҗәдә узуга үз өлешемне кертермен дип өметләнәм, – ди Ольга Никифорова (Санкт-Петербург). Мондый масштаблы чараларның мине дулкынландыруының тагы бер сәбәбе – ул башка төбәкләрдн килгән мотивацияле кешеләр белән очрашу. Без үзебез белән шәп хатирәләр алып китәчәкбез.

Бу Уеннар тарихта беренче тапкыр уза, шуңа алар бик үзенчәлекле, һәм мондый зур әһәмитякә ия вакыйганың бер өлеше булу – бик кыйммәт. Без бер мәйданчыкта ничек итеп төрле илләр спортчылары чыгыш ясавын күзәтәчәкбез. Бу бик дулкынландыргыч мизгел, – ди Мария Захарова (Казан), РФ делегациясе башлыгы атташесы. – Мин мондый әһәмиятле чараның бездә, Казанда узуына бик шат. Спорт объектлары (шул исәптән яңалары, мәсәлән, "УРАМ" паркы) таң калдыра. Барысы да спортчылар өчен дә, тамашачылар өчен дә җайлаштырып ясалган. Уеннарга килүчеләрнең барысы да бик зур тәэсирләр алып кайтыр дип уйлыйм.

Барлыгы Уеннарда волонтер булырга 6 меңнән артык кеше заявка биргән. Сайлап алу турын Россиянең 43 төбәгендә яшәүче 1074 кандидат узган. Алар күпчелек өлеше татарстанлылардан торган командага кушылачак.

Волонтерлар өч төрле өйрәнү этабы уздылар. Гадәттәгечә алар эшкә өч төп юнәлеш буенча җәлеп ителәчәк: атташе, спорт программасы волонтерлары һәм сервис юнәлешләре волонтерлары.
Волонтерлар