Яңалыклар

“БДБ илләренең спорт тарихында мондый проектның булганы юк иде әле”

Казанда старт алган тарихтагы беренче Берләшкән Дәүләтләр Берлеге Уеннары БДБ тарихында үз урынын алачак масштаблы һәм абруйлы спорт вакыйгасы булачак. Бу хакта ярышлар ачылу тантанасы узган көнне БДБ Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Анфимов белдерде.

“Безнең спорт җәмгыятен БДБ илләренең I Уеннары ачылу белән котлыйсым килә. Бүген кунакчыл һәм гаҗәеп шәһәр Казанда БДБ илләре тарихында аерым бер урын алачак зур әһәмияткә ия вакыйга уза, – дип ассызыклап үтте Леонид Анфимов. – Бу Уеннар кебек шундый масштаблы һәм абруйлы спорт чарасы беренче тапкыр ачыла”.

 “Берлекнең 30 еллык тарихында спорт чаралары үткәрелмәде дип әйтеп булмый. Алар Советлар Союзы таркалуга үткәрелә башлады: футбол буенча БДБ илләре чемпионнары кубогы, сәнагать өлкәләре арасындагы халыкара спорт ярышлары, милли спорт төрләре белән бәйле җирле спорт чаралары, гаилә спорты фестивальләре, спорт мәктәпләре фестивальләре һәм башкалар. Ләкин БДБ илләренең спорт тарихында мондый масштаблы проектның булганы юк иде әле”, – диде ул.

Киләсе БДБ илләре Уеннарында катнашу өчен Берлеккә кермәгән илләр дә чакырылачак. “Мин бу ярышлар БДБ илләре географиясе белән генә чикләнер дип уйламыйм, чөнки без бу Уеннар тәмамланганын да көтмичә, башка илләргә киләсе Уеннарга чакыру җибәрергә тотыначакбыз, бу аларны әлеге чарага игътибар иттерү, бу дәүләтләрнең спорт командаларын җәлеп итү өчен кирәк, БДБ сәяси генә түгел, ә спорт хезмәттәшлеге өчен дә ачык икәнен белсеннәр”, – диде Анфимов.

“Барлык спортчылар һәм тренерлар яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм әлеге Уеннардан бары уңай тәэсирләр генә алуларын телим. Ә җанатарларыбызга – ярышлардан онытылмаслык кичерешләр алуларын”, – дип йомгак ясады БДБ Башкарма комитеты Рәисе урынбасары.

Россия спорт министры Алексей Морозов БДБ илләренең I Уеннарының программасы Олимпия һәм милли спорт төрләреннән торган кызыклы симбиоз дип белдерде, шулай ук ярышларның мәдәни өлешенә дә игътибар итте.

“Безнең өчен бу турнир спорт ярышлары гына түгел, ә мәдәни алмашу да. Бүген ярышлар карарга бардык, объектлар карадык – таныш йөзләр бик күп. Безнең фикер алышасы темаларыбыз, уртаклашыр нәрсәләребез күп. Спорт дөньясы үзгәрде, бик күп кызыклы тенденцияләр барлыкка килде. Мәдәни программагыз бик кызык. Татарстан Республикасының кунакчыллыгы барыбыз күңелендә дә озакка калыр дип уйлыйм. Яхшы ярышлар һәм шәп көрәш көтәбез”, – диде Алексей Морозов.

Казандагы Уеннар – зур әһәмияткә ия вакыйга, чөнки спорт БДБ илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә аерым урын алып тора, дип ассызыклап үтте җиңел атлетика буенча Россия Федерациясенең атказанган тренеры Ольга Павлова.

“Бу бик мөһим вакыйга, без аны озак көттек. Оештыру комитеты бик җитди әзерләнде. БДБ илләре белән хезмәттәшлек Россия Федерациясенең дәүләт сәясәте өчен приоритетта тора. Былтыр ел ахырында БДБ илләре үсеше концепциясе гамәлгә ашырылды, һәм спорт анда зур урын алып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР спорт министры Владимир Леоновка рәхмәтебезне белдерәбез. Казанга килүчеләр үзләрен уңай хис итсеннәр өчен күп нәрсә эшләнелгән”, – дип белдерде Павлова.
Спорт