Яңалыклар

Казанда БДБ илләренең I Уеннары ачылу тантанасы узды

Казанда БДБ илләренең I Уеннары ачылу тантанасы узды

Тантана катнашучы илләр парады белән ачылды. Һәр ил матур хореография композициясе белән тәкъдим ителде. 

Тантананың рәсми өлеше Россия Президенты Владимир Путинның  БДБ илләренең I Уеннары катнашучылары, оештыручылары һәм кунакларына юллаган сәламләүдән башланды, аны РФ спорт министры урынбасары Алексей Морозов укып китте. Тамашачыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, БДБ Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Анфимов, Беларусь Республикасының спорт һәм туризм министры урынбасары Александр Барауля мөрәҗәгать итте. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге башкарма комитеты рәисе – башкарма секретаре Сергей Лебедевның сәламләү сүзе яңгыраганнан соң, БДБ илләренең I Уеннары ачык дип игълан ителде. Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры Россия дәүләт гимнын башкарды.

Россия һәм Татарстан һәрвакыт үзенең кунакчыллыгы белән дан тотты. Тантана программасы авторлары хореография һәм музыка сәнгате ярдәмендә Республика һәм илнең атмосферасын һәм җылысын тапшырырга, Россия тарихы бай булган тарихи вакыйгаларны һәм мәдәниятләрне берләштерергә тырыштылар. БДБ илләре Уеннары әлеге күп гасырлык елъязманың яңа битенә әйләнәчәк.

Видеосәламләү аша тамашачылар Уеннар спортчыларын һәм волонтерларын ничек җылы каршы алганнарын белделәр. 

Уеннарны кабул итүче төбәкнең милли гореф-гадәтләре темасын Халык уен кораллары дәүләт оркестры көйләренә "Казан" бию ансамбле һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкарган милли (рус һәм татар) биюләре дәвам итте. Илгиз Шәйхразиев һәм Татарстан дәүләт камера хоры "Умырзая" дип исемләнгән татар халык җырын башкардылар. Тантананың фолькор өлеше "Зәкәрия" фолк-төркеменең "Калинка" композициясе белән тәмамланды.

Уеннар катнашучыларын һәм кунакларын кабул итү мәртәбәсенә нәкъ менә Россиянең иң зур мәдәни һәм спорт үзәкләренең берсе булган Казанның лаек булуы аерым бер мәгънәгә ия. Шәһәр бик тиз үсә, яңа проектлар, заманча архитектур чишелешләр, кыю фикерләр, фән һәм спорттагы казанышлары ярдәмендә тагы да таныла. Казанның тарихи юлы образларын, аның заманча динамик атмосферасын "Милли Аһәң" һәм "Казан 2021" композицияләре ачты, аларны мавыктыргыч брейк-данс номерлары, роллерлар һәм ВМХ мотоузышчыларының чыгышлары тулыландырды.

БДБ илләренең I Уеннары – гади ярышлар гына түгел, бу – илләрнең үзара аралашу һәм ярдәмләшү символы, горурланып булырлык киләчәк дәлиле, мәдәни һәм милли традицияләр белән алмашу. Программаны әлеге темага багышланган музыкаль композиция төгәлләде, ә спортчылар адресына уңыш һәм гадел көрәш теләкләре яңгырады.

Рәсми чара