Яңалыклар

БДБ илләренең I Уеннарының баскетбол турнирында Бөтендөнья пляж уеннары җиңүчесен көтәләр

3x3 баскетболы – чагыштырмача күптән түгел барлыкка килгән, әмма популярлыгы тиз үсүче спорт төре. Быел җәй көнне ул Токиода узган Уеннар программасының иң мавыктыргыч ярышларының берсенә әйләнеп, Олимпиадада уңышлы итеп тәүге кат чыгыш ясады. Олимпия уеннарының яңа дисциплинасының төп өстенлекләре — уенның динамик булуы һәм аның ничек тәмамланачагын фаразлап булмау. Карарларны 5x5 баскетболына караганда да тизрәк кабул итәргә кирәк, хәтта зур очколар аермасы да уен ахырында җиңел булачагын гарантияләми.

Бәлки әле без Казанда узачак БДБ илләренең I Уеннарында киләсе Олимпия уеннары катнашучыларын да күрербез. Татарстан башкаласына яшь баскетболчы егетләр һәм кызлар җыелачак, тик яшь булуларына карамастан, аларның исәбендә инде күп җиңүләр һәм медальләр.

Казанда тарихта беренче узган Бөтендөнья пляж уеннары җиңүчесе Василий Бердников чыгыш ясар дип көтелә. 2019 елда ул Дохада узган турнирның финалында бразилиялеләрне откан Россия командасының (21:19) иң яшь катнашучысы иде. Шул вакыттан бирле аның тупланмасында Россия кубогы, Студентлар баскетболы ассоциациясе суперфиналының бронза медальләре һәм CIS Open Games (Яшьләр командалары арасында спорт уеннары) алтын медале барлыкка килде.

Василий Бердников "Гагарин" (Химки) клубында 23 яшь тулганчы Россия чемпионнары булып өлгергән Андрей Киселев һәм Глеб Суворов белән бергә уйный. Өстәвенә Суворов турнирда MVP булып танылган, ә аңа кадәр классик баскетболда ВТБ яшьләр лигасы алтынын откан булган.

Никита Падунның да казанышлары таң калдыра. Ул 3х3 баскетболы буенча Россия чемпионатларында күп тапкыр призлы урыннар яулаган, әле тагын Россия студентлар чемпионаты — АСБ — 5x5 баскетболында ике тапкыр җиңүче булып калган. Шулай ук Россия җыелмасының баштагы составына 1999 елгы яшүсмер егетләр арасында Россия беренчелегенең иң кыйммәтле уенчысы Владислав Шарапов, ВТБ Бердәм яшьләр лигасы призеры Михаил Ермилов һәм 3х3 баскетболы буенча зурлар арасында Россия чемпионатының бронза призеры Данила Пауков керде.

БДБ илләренең I Уеннары кысаларында 3х3 баскетболы ярышлары 5-6 сентябрь көннәрендә "Урам" экстрим-паркында узачак. Тамашачылар өчен керү бушлай булачак.

"Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО матбугат хезмәте

Спорт