Яңалыклар

БДБ илләренең I Уеннарында беренче чемпионнар билгеле булды

Җомга көнне БДБ илләре Уеннары тарихында беренче медаль ияләре билгеле булды. “Ак Барс” көрәш сараенда узган грек–рим көрәше ярышларында 10 медаль комплекты уйнатылды. Биш алтын медаль Россия көрәшчеләренә эләкте, өч беренче урын Азәрбайҗан спортчыларында һәм тагын ике алтын медаль Беларусь җыелмасында. Әлеге дисциплина медальләрен барлыгы 7 команда яулады.

55 кг авырлык категориясе

1. Нихад Гулузаде, Азәрбайҗан
2. Курбон Коналиев, Россия
3. Асламджон Азизов, Таҗикстан

Иң җиңел авырлык категориясендә җиңүне Азәрбайҗаннан килгән Нихад Гулузаде яулады. Ул финалда 3:1 исәбе белән Курбон Коналиевны җиңде.

“Әлеге Уеннарның беренче чемпионы булуыма, Азәрбайҗанга җиңү китерүемә бик шатмын. Чыгышымны начаррак башладым, ләкин үз–үземә “Мин моны эшли алачакмын!” дидем һәм эшләдем дә”, – дип уртаклашты финалдан алган кичерешләре белән Нихад Гулузаде.

60 кг авырлык категориясе

1. Динислам Бамматов, Россия
2. Фируз Мирзораджабов, Таҗикстан
3. Нихат Маммадли, Азәрбайҗан

Уеннар хуҗаларына беренче алтын медальне юниорлар арасында дөнья чемпионы Динислам Бамматов китерде, ул җиңел булмаган алышта Таҗикстан спортчысы Фируз Мирзораджабовны җиңде – 3:1. Көндәшләрнең икесе дә финалга үз көчләренә ныклап ышанган килеш уздылар, һәм хәлиткеч көрәштә бер–берсенә лаек иделәр.
“Финалда мин характерны эшкә җиктем, сабыр иттем һәм җиңдем”, – дип бәя бирде алышка Динислам.


“Катнашучылар бик әйбәт, ярышлар дәрәҗәсе югары. Финалда ахыргача көрәштем, ләкин, кызганычка каршы, җиңелдем. Бар да югары дәрәҗәдә оештырылган. Безне шулай кунак итүләре өчен рәхмәт”, – дип сөйләде Фируз Мирзораджабов.

63 кг авырлык категориясе

1. Глеб Макаренко, Беларусь
2. Мадияр Маулитканов, Казахстан
3. Аброр Атабаев, Үзбәкстан

Беларусь җыелмасы көрәшчеләре өчен иң уңышлысы 63 кг авырлык категориясе булды. Глеб Макаренко төркемнән Кыргызстан спортчысы Таалайбек уулу Афтандилга җиңелеп чыкты, ләкин хаталар өстендә эш үткәреп, алдагы алышларда көндәшләренә җиңәргә бер мөмкинлек тә калдырмады.

“БДБ Уеннары – бер дә гади нәрсә түгел. 2019 елда мин яшүсмерләр фестивалендә катнашкан идем, бу турнир да нәрсә беләндер шуңа охшаган. Оештыру дәрәҗәсе ошады”, – дип билгеләп узды Глеб Макаренко.

67 кг авырлык категориясе

1. Хасрат Джафаров, Азәрбайҗан
2. Кошкар Дин Мухамед, Казахстан
3. Адилхан Нурланбеков, Кыргызстан

67 кг авырлык категориясендә чыгыш ясаган Азәрбайҗан спортчысы Хасрат Джафаров дүрт алышның дүртесендә дә җиңеп, лаеклы рәвештә алтын медаль яулады. Турнир финалисты Кошкар Дин Мухамед аңа ике тапкыр җиңелде – төркем турнирында һәм хәлиткеч алышта.

“Финалда бер дә җиңел булмады, ләкин күнекмәләр һәм әзерлек җиңәргә булыштылар. Чемпион булып калуыма шатмын”, – дип билгеләп узды Хасрат Джафаров җиңүдән соң.

72 кг авырлык категориясе

1. Дмитрий Адамов, Россия
2. Курбан Курбанов, Азәрбайҗан
3. Жамол Жумалаев, Үзбәкстан

Россия спортчысы Дмитрий Адамов төркемдәге җиңелү өчен Курбан Курбановтан реванш алып, финалда алтын медаль яулады. Ярымфинал һәм финал алышларның икесен дә Адамов 4:0 белән җиңде һәм турнир җиңүчесе итеп танылды.
“Иң беренче алышта мин Курбанга җиңелгән идем, ләкин тренерлар белән нәтиҗәләр ясадым, һәм планыбыз барып чыкты”, – ди үз җиңүе турында Дмитрий Адамов.

77 кг авырлык категориясе

1. Ислам Алиев, Россия
2. Муроджон Алимжанов, Үзбәкстан
3. Рәсүл Жунис, Казахстан

Юниорлар арасында дөнья чемпионы Ислам Алиев Казанда да җиңү яулап, 77 кг авырлык категориясендәге иң өметле көрәшче статусын тагы бер кат раслады. Финалда ул техник өстенлек күрсәтеп, Үзбәкстан вәкиле Муроджон Алимжановтан өстен калды (4:0), ә ярымфиналда Казахстаннан килгән Рәсүл Жунисны (4:1) отты.

82 кг авырлык категориясе

1. Ауэс Гонибов, Россия
2. Мухаммадкодир Расулов, Үзбәкстан
3. Орункул уулу Бекзат, Кыргызстан

Көрәшчеләр турнирының 82 кг авырлык категориясендә беренче урынны Краснодар краеннан килгән Ауэс Гонибов яулады. Ул дүрт матчта да җиңү яулап, 16 очко җыйды. Икенче урын алган Мухаммадкодир Расулов 11 балл туплады.

87 кг авырлык категориясе

1. Мухаммад Евлоев, Россия
2. Максат Сайлау, Казахстан
3. Лачин Вәлиев, Азәрбайҗан

87 кг авырлык категориясендә финалда саллы баллар аермасы белән Мөхәммәд Евлоев җиңде – 4: 0. Ярымфиналда һәм төркем этабында да ул шулай ук үз көчен күрсәтеп, көндәшләреннән өстен калган иде.

97 кг авырлык категориясе

1. Павел Глинчук, Беларусь
2. Зелимхан Цуров, Россия
3. Раймалы уулу Нурманбет, Кыргызстан

97 кг авырлык категориясендәге көрәшчеләр арасында турнир шулай ук түгәрәк системасы буенча узды, җиңүче булып Беларусь спортчысы Павел Глинчук танылды. Ул икенче урынны алган Зелимхан Цуровны 8 очкога артта калдырып, 4 тапкыр җиңү яулады.

130 кг авырлык категориясе

1. Сархан Маммадов, Азәрбайҗан
2. Никита Ковальский, Беларусь
3. Темурбек Насимов, Үзбәкстан

Иң зур авырлык категориясендә финалда Белорусь вәкиле Никита Ковальскийдан көчлерәк булган Сархан Маммадов җиңде. Шунысы кызык, алар төркем стадиясендә бер очрашкан иделәр инде, Маммадов ул чакта да көндәшен узып китте. Финал ярышл 20 минут дәвам итте һәм Әзербайҗан спортчысының җиңүе белән тәмамланды – 3:0.

4 сентябрь көнне БДБ илләре Уеннарында медальләр ирекле көрәш дисциплинасында уйнатылачак, шулай ук ярышлар ачылу тантанасы узачак. Ул сәг. 19.00  башлана.
Спорт