Яңалыклар

Яшүсмер кызлар һәм егетләр БДБ илләренең I Уеннарының ирекле көрәш дисциплинасында медальләр уйнаттылар

Шимбә көнне "Ак Барс" спорт сараенда узучы БДБ илләре Уеннарының ирекле көрәш дисциплинасында барлык медаль комплектлары да уйнатылды. Беренче булып медаль өчен яшүсмер кызлар көрәшергә тотынды, һәм уңыш иң күбе Россия вәкилләренә елмайды.

50 кг авырлык категориясе

1. Мария Тюмерекова, Россия
2. Шахане Назарова, Азәрбайҗан
3. Назик Мирлан Кызы, Кыргызстан

Иң җиңел авырлык категориясендә Мария Тюмерекова җиңде. Ул үз иленә лаеклы рәвештә көмеш медаль китергән Азәрбайҗан спортчысы Шахане Назарова белән киеренке алыш уздырды.

53 кг авырлык категориясе

1. Екатерина Вербина, Россия
2. Эллада Махяддинова, Казахстан
3. Татьяна Варансова, Азәрбайҗан

Россия кызы Екатерина Вербина милләттәше Мария Тюмерекова башлаган эшне дәвам итте. Ул Казахстан спортчысы Эллада Махяддиновадан өстен калды.

55 кг авырлык категориясе

1. Калмира Билимбекова, Кыргызстан 
2. Александра Скиренко, Россия
3. Лаура Альмаганбетова, Казахстан

Кыргызстан кызы Кашмира Билимбекова көн каһарманнарының берсе иде. Ул россиялеләрнең ирекле көрәштәге җиңүләр сериясен өзеп, БДБ илләренең I Уеннарында үз иленә беренче алтын медаль китерде.

57 кг авырлык категориясе

1. Виктория Ваулина, Россия
2. Анна Вагер, Беларусь
3. Бермет Нуридин Кызы, Кыргызстан

Скиренконың көмеш медаленнән соң, Россияне мактау пьедесталының иң югары баскычына кабат Виктория Ваулина кайтарды. Икенче урынны исә Анна Вагер яулады, ул Беларусь җыелмасына ирекле көрәштә медаль китергән беренче спортчы булды.

59 кг авырлык категориясе

1. Анастасия Сидельникова, Россия
2. Нураида Анаркулова, Кыргызстан
3. Айгерим Ибрашева, Казахстан

Россиягә тагы бер алтын медальне Анастасия Сидельникова китерде, Нураида Анаркулова Кыргызстан тупланмасын көмеш медальгә баетты.

62 кг авырлык категориясе

1. Анастасия Парохина, Россия
2. Назира Марсбек Кызы, Кыргызстан
3. Ирина Кузнецова, Казахстан

Әлеге авырлык категориясендә дә Анастасия исемле Россия спортчысы җиңде. Кыргызстан һәм Казахстан вәкилләре икенче һәм өченче урыннарны яулады.

65 кг авырлык категориясе

1. Динара Кудаева, Россия
2. Алина Максимова, Беларусь
3. Биргул Солтанова, Азәрбайҗан

Алина Максимова яшүсмер кызлар арасында ирекле көрәш дисциплинасында Беларусь өчен икенче көмеш медаль китерде, ә Биргул Солтановага аны өченче урынга төшерү өчен аз гына көч җитеп бетмәде. Алтын медальне Динара Кудаева яулады.

68 кг авырлык категориясе

1. Вусала Парфинович, Россия
2. Альбина Каиргельдинова, Казахстан
3. Анна Садченко, Беларусь

Бу категориядә беренче урынга Вусала Парфинович лаек булды. Спортчы әле күптән түгел генә ирекле көрәш буенча Европа чемпионатыннан көмеш белән кайтса, бүген ул БДБ илләренең I Уеннарында җиңүгә иреште.

72 кг авырлык категориясе

1. Марина Суровцева, Россия
2. Анастасия Зименкова, Беларусь
3. Нурзат Нуртаева, Кыргызстан

Беларусь спортчысы Анастасия Зименковага алтын медаль яулау өчен аз гына көч җитмәде, аңа Марина Суровцева лаек булды. Кыргызстанга тагы бер медальне Нурзат Нуртаева китерде. Әлеге илнең ирекле көрәш белән шөгыльләнүче кызлары 6 медаль, шул исәптән бер алтын яулады.

76 кг авырлык категориясе

1. Евгения Захарченко, Россия
2. Анна Маслакова, Беларусь
3. Инкара Жанатаева, Казахстан

Әлеге авырлык категориясендә сюрпризлар булмады. Россиягә тугызынчы алтын медальне Евгения Захарченко китерде. Көмеш һәм бронза Беларусь һәм Казахстан спортчыларында.

Яшүсмер егетләр дә ирекле көрәш ярышларында 10 медаль комплекты уйнаттылар.

57 кг авырлык категориясе

1. Әхмәт Идрисов, Россия
2. Алмаз Сманбеков, Киргизия
3. Алиаббас Рзазаде, Азәрбайҗан

Ир–ат финалларын үзенең җиңүе белән Әхмәт Идрисов ачып җибәрде. Ул һичбер авырлыксыз Алмаз Сманбековны 3:1 исәбе белән җиңде. Үзенең уңышын спортчы тыныч кабул итте. “Мин үз җиңүемә ышанган идем. Минем өчен бар да яхшы узды, бу турнирга яхшы әзерләндек”, – дип билгеләп үтте көрәшче финалдан соң.

61 кг авырлык категориясе

1. Мөслим Мехтиханов, Россия
2. Мөхәммәд Икромов, Таҗикстан
3. Тайырбек Жумашбек Уулу, Кыргызстан

Мөслим финалда таҗик спортчысы Мөхәммәд Икромов белән алышырга тиеш иде, тик үзе җиңгән ярымфиналда ул, кызганычка каршы, җәрәхәт алды һәм хәлиткеч көрәшкә чыга алмады.

65 кг авырлык категориясе

1. Алик Хадарцев, Россия
2. Икромжон Хаджимурадов, Кыргызстан
3. Сабир Джафаров, Азәрбайҗан

Алик Хадарцев Россия җыелмасы өчен алтын медаль китерсә дә, үзенең чыгышында җитешсезлекләр тапты. “Алыш башында иртә җиңел сулап куйдым, ләкин югалып калмадым, һәм ахырда җиңүгә ирешә алдым. Уңыш минем якта иде”, – дип йомгак ясады җиңүче.

70 кг авырлык категориясе

1. Корбан Шираев, Россия
2. Мустафо Әхмәдов, Таҗикстан
3. Айбек Токтогул Уулу, Кыргызстан

Россия командасының җиңүләр сериясен Корбан Шираев дәвам итте. Мустафо Әхмәдовка каршы көрәшнең беренче периодында көчләр тигез иде, тик тәнәфестә Шираев 7 техник очко, ә көндәше ике очко алып, алгы ыргылды. “Без бергә эшлибез, бер–беребезне яхшы беләбез, ләкин мин игътибарымны тупладым һәм җиңә алдым”, – дип сөйләде җиңүдән соң Шираев.

74 кг авырлык категориясе

1. Чермен Вәлиев, Россия
2. Давуд Ализалов, Беларусь,
3. Айдос Жылкайдаров, Казахстан

Чермен Вәлиев белән финал алышта Давуд Ализалов бер балл да җыя алмады. Элегрәк Черменның Ализалов белән очрашканы булмаган, ләкин җиңүдән соң ул бу аның өчен артык авырлык тудырмавын билгеләп үтте. “Бүген минем барысы да килеп чыкты дия алам. Иң мөһиме – җиңү, һәм мин аңа лаек булдым”, – дип өстәде ул.

79 кг авырлык категориясе

1. Ашраф Аширов, Азәрбайҗан
2. Әхмәд Ташухаджиев, Россия
3. Даулет Ергеш, Казахстан

Әхмәд Ташухаджиев белән финал көрәштә көндәше Азәрбайҗан спортчысы Ашраф Ашировка артык кыенлыклар тудырмады, һәм ул үзенең иле өчен алтын китерде.

86 кг авырлык категориясе

1. Абубакар Абакаров, Азәрбайҗан
2. Аманула Рәсүлов, Россия
3. Нуртилек Карыпбаев, Кыргызстан

Аширов башлаган эшне аның милләттәше Абубакар Абакаров дәвам итте. Рәсүлов белән булган финал көннең иң мавыктыргыч көрәшенә әйләнде. Икенче периодта спортчылар техник очколар белән алыштылар, тик уңыш Абакаров ягында иде. “Алыш бик авыр булып чыкты, ләкин җиңә алуыма шатмын”, – диде катлаулы алыштан соң Азәрбайҗан чемпионы.

92 кг авырлык категориясе

1. Осман Нурмагомедов, Азәрбайҗан
2. Азамат Закуев, Россия
3. Аркадий Погосян, Беларусь

Киләсе авырлык категориясендә җиңүгә танылган көрәшче фамилиясенә ия Нурмагомедов исемле егет лаек булды. Әлеге ил көрәшчеләре Россияне мактау пьедесталының беренче баскычыннан төшерә алган бердәнбер спортчылар булдылар.

97 кг авырлык категориясе

1. Хох Хугаев, Россия
2. Ислам Ильясов, Азәрбайҗан
3. Юнус Гафуров, Казахстан

Җиңүгә тагы бер Азәрбайҗан вәкиле якын иде, тик россияле Хох Хугаев аннан көчлерәк булып чыкты.

125 кг авырлык категориясе

1. Ален Хубулов, Россия
2. Айдын Әхмәдов, Азәрбайҗан
3. Намоз Абдурашидов, Үзбәкстан

Ален Хубулов үз көндәшен бернинди авырлыксыз, “коры исәп” белән җиңсә дә, җиңүдән соң үзен бик тыйнак тотты. “Бәлки, читтән караганда җиңел булып тоелгандыр, ләкин җиңүләргә бары күнекмәләрдә авыр хезмәт куеп кына ирешелә”, – диде БДБ илләре Уеннары чемпионы.

Якшәмбе көнне БДБ илләре Уеннарында егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше һәм бокс буенча бүләкләр уйнатылачак. Шулай ук 3х2 баскетбол һәм тай боксы буенча ярышлар узачак.
Спорт