Яңалыклар

Тугыз илдән җыелган меңнән артык спортчы өчен спорт бәйрәме: Казанда БДБ илләренең I Уеннары ачылды

Бүген Казанда БДБ илләренең I Уеннары ачылды – тантана Универсиада Авылының Флаглар Аллеясында узды. Ярышларда катнашу өчен Татарстан башкаласына 9 илдән меңнән артык спортчы килде.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, БДБ Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Анфимов, Россия Федерациясе Спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Беларусь Республикасы спорт һәм туризм министры урынбасары Александр Барауля катнашты.

Тантананың рәсми өлеше Россия Президенты Владимир Путинның ярышларны оештыручыларга һәм аның катнашучыларына юллаган сәламләүдән башланды, аны Россиянең Спорт министры урынбасары Алексей Морозов укып үтте.

“Уеннарны оештыру идеясын бик кирәкле һәм әһәмиятле инициатива дип саныйм, ул БДБ илләре яшьләрен физик культура кыйммәтләре, сәламәт һәм актив яшәү рәвеше тирәли җыйнау максатына ия, – диелә ил башлыгы сәламләвендә. – Һәм, әлбәттә, мондый масштаблы чараларны үткәрү халыкара гуманитар хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк. Уеннар яшь спортчыларга характер ныклыгын һәм җиңүгә омтылышны күрсәтергә, абруйлы дөнья стартлары һәм Олимпия Уеннары алдыннан үз сәләтләренә һәм физик әзерлекләренә бәя бирергә булыша. Үземнән шуны билгеләп үтәсем килә, без БДБ илләренең I Уеннары иң югары дәрәҗәдә үтсен, катнашучылар һәм җанатарлар өчен чын бәйрәм булсын, гадел спорт көрәшенә рухландыручы вакыйга булып һәм трибуналарда искиткеч эмоцияләр белән истә калсын өчен, хәлебездән килгәннең барын да эшләячәкбез”.

Ачылу тантанасында җыелучыларның барысын да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сәламләде. “Безнең өчен Уеннарны оештыру һәм сезне кабул итү – зур мәртәбә, – диде ул. – Казан сезгә ошар, һәм сез теләсә кайсы вакытта безнең кунакларыбыз була алырсыз дип уйлыйм. Сезгә монда уңайлы булсын өчен һәм сез вакытыгызны уңышлы үткәрсен өчен, без барын да эшләячәкбез”.

БДБ илләре Уеннары үсеш алыр, һәм алар БДБ территориясендә дә, халыкара аренада да башка абруйлы халыкара ярышлар белән бер рәткә басар, дип уйлый Беларусь Республикасы спорт һәм туризм министры урынбасары Александр Барауля. Аның фикеренчә, Уеннар – БДБ илләре халыкларына якынаерга ярдәм итәчәк мәйданчыкларның берсе, һәм алар спортчылар өчен югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларда чыгыш ясау өчен башлангыч мәйданчыкка әйләнәчәк.

Үз чиратында БДБ Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Анфимов, сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, БДБ илләренең I Уеннарының нәкъ менә Казанда үткәрелүе аерым бер мәгънәгә ия икәнен ассызыклап үтте. “БДБ илләре Уеннары спорт дөньясында Олимпия хәрәкәтенең спорт кыйммәтләрен һәм идеалларын, спортның милли төрләрендә, шулай ук БДБ илләрендәге иң популяр спорт төрләре һәм Олимпия спорт төрләрендә чагылыш тапкан БДБ илләре халыкларының гореф-гадәтләрен берләштергән чын вакыйга булачак”, – дип саный Леонид Анфимов.

Моннан тыш, Леонид Анфимов БДБ башкарма комитеты рәисенең сәламләвен укып үтте: “Беренче Уеннарның Берләшкән Дәүләтләр Берлеге 30 еллыгын үткәргән елны үткәрелүе зур әһәмияткә ия. Казанда узучы Уеннарны оештыручылар берлекнең гуманитар өлкәсендәге иң масштаблы проектларның берсен тормышка ашыра алды. Уеннар БДБ илләренең физик культура һәм спорт өлкәсендәге хезмәттәшлекнең яңа этабына әйләнәчәк, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешенә ныклы кызыксыну формалаштыруга уңай йогынты ясаячак, югары әхлакый сыйфатлар үстерүдә, милләтпәрвәрлекне, максатка ирешүдә ихтыяр көчен тәрбияләүдә зур роль уйнаячак һәм берлек мәйданчыгында спорт элемтәләрен ныгытырга ярдәм итәчәк”.

БДБ Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Анфимов БДБ илләренең I Уеннары ачылу турында игълан иткәннән соң, Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры башкаруында Россия дәүләт гимны яңгырады.

БДБ илләренең I Уеннары Казанда 4-11 сентябрь көннәрендә уза.
Спорт