Яңалыклар

Дзюдо буенча шәхси ярышларда чемпион исемнәре билгеле булды

Пәнҗешәмбе көнне “Ак Барс” көрәш сараенда дзюдо буенча шәхси ярышларда финаллар узды. Тамашачылар кызлар һәм егетләр категориясендә җидешәр финал күрделәр. Россия спортчылары барыннан да уңышлырак чыгыш ясады – алтын медальләрнең яртысын алар яулады. Тагын дүрт алтын медаль Үзбәкстан вәкилләрендә, өч җиңү Азәрбайҗан исәбендә.

КЫЗЛАР

48 кг авырлык категориясе

1. Халимаджон Курбонова, Үзбәкстан
2. Алина Сергеева, Россия
3. Рамила Алиева, Азәрбайҗан

“Мин үз алдыма бары җиңү максатын гына куйдым һәм бик тә чемпион булырга өметләндем. Минем белән эшләгән барлык тренерларга, Үзбәкстанның дзюдо федерациясенә һәм спорт комитетына зур рәхмәт”, – дип бәя бирде үз нәтиҗәсенә Курбонова.

52 кг авырлык категориясе

1. Сабина Алиева, Азәрбайҗан.
2. Анна Буракова, Беларусь
3. Ангелина Демковская, Беларусь

“Мин бүген без финал алдыннан планлаштырганның барын да башкарып чыга алдым. Туган илем Азәрбайҗанга шундый мөһим җиңү китерүемә бик шатмын һәм моның белән бик горурланам”, – дип уртаклашты җиңүдән алган кичерешләре белән Алиева.

57 кг авырлык категориясе

1. Шукуржон Әминова, Үзбәкстан
2. Вита Майданик, Россия
3. Зирегул Кадырова, Кыргызстан

“Бар да килеп чыкты. Иң мөһиме – үзеңә ышанырга, мин шулай эшләдем дә. Тулаем алганда, монда көчле спортчылар җыелган, аеруча Россия кызларын билгеләп үтәр идем. Алар нинди көчле икәнлекләрен күрсәттеләр”, – диде Әминова җиңүдән соң.

63 кг авырлык категориясе

1. Дали Лилуашвили, Россия
2. Фарангиз Ходжиева, Үзбәкстан
3. Полина Слесаренко, Беларусь

“Алыш башлануга артка чигенмәскә, үз осталыгымны күрсәтергә планлаштырдым. Өстендә эшлисе нәрсәләр һәрвакыт бар, үземнең чыгышымны биш баллдан бары өч баллга гына бәяләр идем”, – дип тәнкыйть белән бәяләде Россия чемпионы үзенең татамидагы чыгышын.

70 кг авырлык категориясе

1. Дарья Храмойкина, Россия
2. Вера Сенаторова, Россия

Финалда ике Россия спортчысы көрәште һәм җиңүне Дарья Храмойкина яулады. “Бу көндәш белән икенче тапкыр очрашам. Җәй көне Россия беренчелегендә көрәшкән идек, анда да җиңү яуладым. Исәпне үзгәртергә теләмәдем һәм аны тагын бер тапкыр җиңәргә өметләндем”, – дип нәтиҗә ясады үзенең җиңүенә Храмойкина.

78 кг авырлык категориясе

1. Динә Гыйзәтуллина, Россия
2. Надежда Татарченко, Россия

“Финал авыр булды, без беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Бу катлаулы җиңүне яуларга миңа холкым ярдәм итте”, – дип билгеләп узды җиңүче кыз.

78+ кг авырлык категориясе

1. Дарья Владимирова, Россия
2. Валерия Таратунина, Россия
3. Фатыйма Курамбоева, Үзбәкстан

Кызлар арасында иң зур авырлык категориясендә финалда дүрт катнашучы иде. Чемпион исеменә барысын да ышанычлы рәвештә откан Дарья Владимирова лаек булды.

Егетләр

60 кг авырлык категориясе

1. Ровшан Алиев, Азәрбайҗан
2. Әхмәд Юсифов, Азәрбайҗан
3. Шерзод Дәүләтов, Казахстан
Финал башлаганчы ук беренче урынны Азәрбайҗан алачагы көн кебек ачык иде. Алтын медальгә Ровшан Алиев лаек булды.

66 кг авырлык категориясе

1. Исмаил Мисиров, Россия
2. Еремек Амангельди, Казахстан
3. Эльчин Гусейнов, Россия

“Катнашучылар аз булуга карамастан, турнир һәм үземнең чыгышыма яхшы бәя бирәм. Монда барлык җыелмаларының лидерлары да килде. Без бер–беребезне яхшы беләбез. Үлчәнүдән соң мине көчле көндәшләр белән очрашу көткәне аңлашылды”, – дип билгеләп узды Исмаил Мисиров.  

73 кг авырлык категориясе

1. Армен Агаян, Россия
2. Хамзат Ахмаров, Россия
3. Егор Трухан, Беларусь

“Мин көндәшем белән яхшы таныш, турнирларда инде җиденче тапкыр очрашабыз. Гомуми исәп 3–3 иде, бу очрашуда мин җиңдем. Бу турнир алдыннан гаять күп хезмәт куелды. Шул хезмәт исәбенә җиңеп булды да инде дип уйлыйм”, – дип билгеләп узды Армен. Кызык, Армен Агаян белән Хамзат Ахмаров тагын очрашсалар, кем җиңәр икән?

81 кг авырлык категориясе

1. Егор Сухопаров, Россия
2. Нурбек Муртозоев, Үзбәкстан
3. Мурад Фатиев, Азәрбайҗан

“Барлык көндәшләрем дә җиңүгә лаек, көчле һәм нык иде. Финалда көндәшемне яхшылап “эләктерә” алдым”, – дип кыска итеп тасвирлады үзенең җиңүен Россия чемпионы.

90 кг авырлык категориясе

1. Екубжон Назиров, Россия
2. Андрей Уваров, Россия
3. Иван Дубина, Беларусь

Финалда кабат Россия дзюдочылары дуэле иде – көрәштән җиңүче булып Екубжон Назиров чыкты. Ул минималь исәп (1:0)  белән Андрей Уваровны җиңде.

100 кг авырлык категориясе

1. Музаффарбек Туробоев, Үзбәкстан
2. Лев Саркисян, Россия
3. Савелий Пархомин, Россия

“Мин беренче секундтан ук инициативаны үз кулларыма алырга һәм көрәшне җиңү белән тәмамларга планлаштырган идем. Барча Россия халкына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерәсе килә. Җиңүемне командам һәм Үзбәкстанга багышлыйм”, – дип уртаклашты җиңү шатлыгы белән Үзбәкстан чемпионы.

100+ кг авырлык категориясе

1. Шохрухжон Бактиёров, Үзбәкстан
2. Валерий Ендовицкий, Россия

“Бу җиңү минем өчен бик мөһим, чөнки мин беренче очрашуда бу спортчыга оттырган идем. Барлык тренерларга һәм Үзбәкстанның дзюдо федерациясенә рәхмәт”, – диде чемпион.

10 сентябрь көнне дзюдо программасы командалар турниры белән тәмамланачак.
Спорт