Яңалыклар

“Казанга БДБ илләренең икенче Уеннарына да килергә телим”

Казанда узучы БДБ илләренең I Уеннары кысаларында бадминтон, өстәл теннисы һәм бию спортында медальләр уйнатылды.

БАДМИНТОН

БДБ илләренең I Уеннарында бадминтон буенча командалы турнир җиңүчесе итеп Россия җыелмасы танылды. Россия командасы составында Алена Яковлева, Анастасия Боярун, Мария Голубева, Регина Галиәхмәтова, Әмир Хәмидулин, Георгией Лебедев, Лев Баринов һәм Павел Монич чыгыш ясады.

Төркем этабының беренче көнендә уңышлы чыгыш ясаганнан соң, Россия бадминтончылары җиңүләрен дәвам итте. Чәршәмбе көнне алар Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан командаларын җиңделәр һәм, шулай итеп, турнирны җиңелүләрсез тәмамладылар. Россиялеләр өчен иң төп уен Азәрбайҗан спортчылары белән булды, алар да моңа кадәр бер тапкыр да җиңелмәгән иделәр. Финалда азәрбайҗаннар россиялеләрне вакыт–вакыт борчылырга мәҗбүр иттеләр, ләкин очрашу 5:0 исәбе белән Уеннар хуҗалары файдасына тәмамланды.

Бадминтон буенча командалы турнир, нәтиҗәләр

1. Россия

2. Азәрбайҗан

3. Беларусь

4. Казахстан

5. Үзбәкстан

6. Әрмәнстан

“Бар да бик яхшы оештырылган – туклану да, тору да, башка шартлар да. Тулаем алганда, ярыш шартлары бик яхшы. Кызлар–егетләр бик тырыша. Бик оста уенчылар да, тәҗрибә туплаучы уенчылар да бар. Җиңүебезгә бик шатмын, алда – шәхси ярышлар”, – дип сөйләде Россия җыелмасы спортчысы Әмир Хәмидулин.

“Оештыру ягы шәп, бар да ошый. Яхшы зал, кызыклы көндәшләр. Казанга БДБ илләренең икенче Уеннарына да килер идем”, – дип билгеләп узды Беларусь спортчысы Илья Дубиковский

“Бар да югары дәрәҗәдә. Мондый чараларны ешрак уздырырга кирәк. Алар уенчыларның әзерлек дәрәҗәләрен яхшырта. Командалы турнирда без медальләрсез калдык, ләкин шәхси ярышларда яхшырак чыгыш ясарга тырышачакмын”, – дип уртаклашты үз кичерешләре белән Казахстан спортчысы Андрей Шалагин.

БИЮ СПОРТЫ

“Олимп” спорт комплексында медальләр “Европа программасы” категориясендә уйнатылды. Бер көн эчендә тамашачылар башлангыч биюләрне дә, финал биюләрне дә күрде. Барлыгы БДБ илләре Уеннары кысаларында бию спортында өч төрле дисциплина тәкъдим ителде: Латин Америкасы һәм Европа программалары, брейкинг. Бүген иң көчле биючеләр классик Европа программасында ачыкланды.

Барлыгы турнирда катнашу өчен биш илдән икешәр пар заявка биргән иде. Иң көчле алты пар чыккан финалга бары Кыргызстан вәкилләре генә эләгә алмады. Ә менә Үзбәкстан, Беларусь, Молдова һәм Россиягә бәхет күбрәк елмайды. Соңгы ике җыелма топ–6 исемлегенә ике пар белән дә барып җитте.
 Җиңүгә Волгоград спортчылары Иван Решетников һәм Елизавета Харинова лаек булды. 19 яшьлек спортчылар судьялар карары белән ышанычлы төстә алтын медальләр алдылар, әгәр инде иртәгә узачак Латин Америкасы программасында уңышлы чыгыш ясасалар, дубль да ясарга мөмкиннәр. Алар һәм тагы бер Россия пары арасында Молдова спортчылары урнашты. Владислав Унту һәм Полина Барышникова БДБ илләре Уеннары тарихында үз илләренә беренче көмеш медаль китерделәр.

Призерлар өчлеген җиңүчеләрнең милләттәшләре – Герман Пугачев һәм Ариадна Тишова япты. “Без үз илебезне Уеннарда лаеклы рәвештә тәкъдим итәргә һәм яхшы итеп чыгыш ясарга теләдек. Һәр көнне диярлек бик күп көч куеп әзерләндек, соңгы айда тренер белән аеруча актив эшләдек, даими рәвештә “прогоннар” ясадык. Без Казанга әле кичә генә килдек, ләкин турнирның югары оештыру дәрәҗәсен шунда ук билгеләп үттек. Универсиада Авылында шәп итеп урнаштырдылар. Казанга беренче килүебез генә түгел, монда күп турнирлар узды. Тулаем алганда, без бу матурлыгы һәм спорт белән дан тоткан шәһәр белән яхшы таныш”, – дип билгеләп узды Европа программасының бронза призерлары.

Бию спорты медальләрен әле тагын 9 һәм 10 сентябрь көннәрендә “Олимп” спорт комплексында һәм В.И. Ленин исемендәге мәдәни–ял итү комплексында уйнатачаклар.

ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ

Өстәл теннисының командалы турнирында егетләр арасында да, кызлар арасында да Россия спортчылары җиңде. Шунысы игътибарга лаек, ике финалда да алар Беларусь спортчылары белән очрашты.

Өстәл теннисы, командалы турнир, егетләр

1. Россия
2. Беларусь
3. Азәрбайҗан һәм Молдова

Молдовага каршы ярымфинал уенында булачак чемпионнарга бер дә җиңел туры килмәде. Исәп 0–2 булуга карамастан, Данила Титов Максим Боковны җиңде һәм кабат интрига барлыкка килде. Андрей Слободян Дамир Әхметсафинга каршы көрәштә бик нык тырышты, ләкин дүрт партиянең берсендә генә җиңеп, россиялеләрне финалга үткәрде. Хәлиткеч очрашуда Уеннар хуҗаларын туктатырлык түгел иде. Алар парлы һәм шәхси ярышларның икесендә дә җиңеп, алтын яуладылар.

“Чыгышыбыз бик ошады. Без БДБ илләренең беренче Уеннарында беренче булдык. Оештыру дәрәҗәсе бик югары, матчлар кызык иде. Монда бик яхшы атмосфера. Мондый уеннарны алга таба да үткәрергә кирәк дип саныйм. Дус халыклар бер–берсе белән ярыша һәм дустанә мохитне саклый”, – дип билгеләп узды Россия теннисчысы Егор Овчинников.

Өстәл теннисы, командалы турнир, кызлар

1. Россия
2. Беларусь
3. Азәрбайҗан һәм Молдова

Россия җыелмасы кызлары ярымфинал матчны да, финал матчны да 3–0 исәбе белән оттылар, һәм берсендә дә көндәшләре 10 очко җыя алмады. Чемпион исеменә Элизабет Абраамян, Ольга Вишнякова, Влада Воронина, Наталья Малинина һәм Мария Тайлакова лаек булды.

“Җиңү артык авыр бирелмәде, аның каравы әзерлек бер дә җиңел булмады. Күп көч сарыф итәргә туры килде”, – дип сөйләде Россия спортчылары.

ФУТЗАЛ

Бүген “Мирас” спорт комплексында футзал буенча икенче ярыш көне узды. Турнирдагы көрәшкә Кыргызстан белән Үзбәкстан кушылды, алар кичәге җиңүчеләр – Беларусь һәм Россия белән очраштылар.

Кыргызстан – Беларусь – 0:2 (0:1)
Үзбәкстан – Россия – 1:9 (0:7)

Көн программасын Кыргызстан һәм Беларусь командалары арасындагы очрашу ачып җибәрде. Кичә Беларусь капитаны Даниил Кривицкий җыелманың максаты – турнирда җиңү дип белдерсә дә, Кыргызстанга каршы матчта фаворитларга бер дә җиңел туры килмәгәнлеге күренде. 8 нче минутта Беларусь командасының озакка сузылган һөҗүме Эржан Бактыбековның автоголы белән тәмамланды. Беренче тайм беткәнче бу керткән бердәнбер туп булып калды.

Тәнәфестән соң командалар беларуслар һөҗүменә кадәр тигез уйнадылар. Һөҗүм капкачыдан башланып, Даниил Астафьевның көндәш команданың капкачысы белән йөзгә йөз очрашуы белән тәмамланды. Уен бетәргә 10 минут кала кертелгән икенче туп уенны тынычландырып җибәрер кебек тоелса да, Кыргызстан бирешергә теләмичә, бер туп өчен булса да “үч” кайтарырга теләде. Очрашу ахырында Кыргызстан җыелмасы көндәшләре капкасын тулысынча камап алды диярлек. Матчта истә калган соңгы нәрсә – ул җиңүче команданың капкачысы Кирилл Подобеданың оста итеп капкасын туп керттерүдән саклап калуы иде. Ул бер туп та керттермәде.

Икенче матчта турнир хуҗалары Үзбәкстанга каршы уйнадылар. Беренче уенда россиялеләр Молдова җыелмасын 16:3 исәбе белән җиңделәр. Үзбәкстан җыелмасына каршы уенда россиялеләр 10 туп планкасын үти алмадылар, ләкин бу уен да җиңүгә дәгъва кылучыларның берсе өчен бер авырлыксыз узды. Азиз Муждаков һәм Сергей Гук иң яхшы бомбардир исеме өчен көрәшүне дәвам итәләр. Икесе дә кичә дүртәр туп керткән булсалар, бүген һәркайсы дубль ясады. Үзбәкстан өчен бердәнбер тупны үзенең төгәллеге белән Далер Эшонкулов кына кертә алды.
Спорт