Яңалыклар

“БДБ илләре Уеннары оештыручыларына шәп ярышлар өчен рәхмәт”

Якшәмбе көнне “Ак Барс” көрәш сараенда билбау көрәше дисциплинасында ярышучы кызлар арасында барлык җиңүчеләр дә билгеле булды.

48 кг авырлык категориясе

1. Балымай Тулеген, Казахстан
2. Мохигул Ибраһимова, Үзбәкстан
3. Камилә Рафикова, Россия

Иң җиңел авырлык категориясендә җиңүгә Казахстан вәкиле Балымай Тулеген лаек булды. Спортчы кыз үз иленә БДБ илләре Уеннарының беренче алтынын китерде һәм ул моңа бик ша иде.

“Хәзер миндә хисләр ташкыны, чөнки Казахстан флагы мактау пьедесталының иң югары баскычында. Барысы да Аллаһ теләге белән килеп чыкты. Финалда авыр булды, ләкин мин үземә ышандым һәм бары яхшы нәтиҗәгә генә өметләндем. БДБ илләре Уеннары оештыручыларына шәп ярышлар өчен рәхмәт. Бу уеннар ярдәмендә әлеге спорт төре үсәчәк кенә”, – дип билгеләп үтте спортчы кыз.

52 кг авырлык категориясе

1. Фарангиз Абдунәбиева, Үзбәкстан
2. Назерке Абилтаева, Казахстан
3. Зәлина Исламова, Россия

Фарангиз Абдунәбиева 52 кг авырлык категориясендә барлык көндәшләреннән дә көчлерәк булып чыкты. Мин Үзбәкстанга беренче алтын медаль китерүмә бик шат. Минем өчен җан аткан барлык милләттәшләремә рәхмәт белдерәсем килә”, – диде спортчы кыз үз җиңүенә шатланып.

56 кг авырлык категориясе

1. Ольга Шугаева, Россия
2. Бийбигәуһәр Полатбаева, Үзбәкстан
3. Сагат Байгәрәева, Казахстан

Россия җыелмасы спортчысы Ольга Шугаева үзенең туган шәһәрендә җиңде, шуңа аның өчен бу җиңү икеләтә куанычлы.


“Мин алыштан соң әле дә калтырыйм, һаман җиңүемә ышанып бетә алмыйм. Әлбәттә, турнирга әзерләндем, ләкин җиңәрмен дип уйламаган идем. Шуңа минем өчен бар да шулай тәмамлавына бик шатмын”, – диде Ольга.

66 кг авырлык категориясе

1. Мафтунабону Мәхмүдова, Үзбәкстан
2. Асылҗан Орынбасарова, Казахстан
3. Санубар Нәбиева, Азәрбайҗан

Абдунәбиевадан соң Үзбәкстан командасына тагы бер алтын медальне Мафтунабону Мәхмүдова китерде. Шулай ук бу дисциплинада Азәрбайҗанга беренче медаль китергән Санубар Нәбиеваны да билгеләп үтәргә кирәк.

76 кг авырлык категориясе

1. Ангелина Ментий, Россия
2. Земфира Азатова, Үзбәкстан
3. Калдыгул Бекет, Казахстан

Россиянең башка җиңүче кызларыннан аермалы буларак, Ангелина Ментий Казанда узучы Уеннардагы уңышына алдан әзер булган. “Финал алдан тәмамланды, ләкин мин шуңа исәп тоткан идем дә. Без алдан ук бары беренче урынга гына исәп тоттык. БДБ илләре Уеннарының оештыру дәрәҗәсе белән бик канәгатьмен, барысы да ярдәм итәләр. Коронавирус аркасында тамашачыларның аз булуы гына кәефне төшерә, алар белән залдагы атмосфера да башка, ә болай спортчылар өчен бу уеннар – зур бәйрәм”, – дип йомгак ясады ул.

+76 кг авырлык категориясе

1. Айгизә Мөбәрәкшина, Россия
2. Айҗан Анарбекова, Кыргызстан
3. Мунисахон Носирова, Үзбәкстан
Иң зур авырлык категориясендә үзен Айҗан Анарбекова күрсәтә алды. Кыз көмеш медаль яулап кына калмыйча, Кыргызстанга хатын–кызлар арасында билбау көрәшендә бердәнбер медальне дә китерде. Җиңүне исә Айгизә Мөбәрәкшина яулады. Спортчы тумышы белән Яр Чаллыдан, шуңа БДБ илләре Уеннарында яулаган җиңү аның өчен зур әһәмияткә ия.

“Мин шок хәлендә, җиңәрмен дип уйламадым. Уеннар алдынан бик борчылдым. Бәлки, минем җиңүем кемдәдер горурлык уяткандыр, чөнки мин Татарстанны тәкъдим итәм һәм мин туган җиремдә җиңдем”, – дип белдерде Айгизә.
Спорт