Яңалыклар

БДБ илләренең I Уеннарында самбо турниры тәмамланды

Сишәмбе көнне “Ак Барс” көрәш сараенда БДБ илләре Уеннарында яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча барлык җиңүчеләр дә билгеле булды.

Егетләр

58 кг авырлык категориясе

1. Ниджат Маммадлы, Азәрбайҗан
2. Николай Лукьянчук, Россия
3. Аман Бакытжан, Казахстан һәм Давид Овсепьян, Әрмәнстан

“Финал алышта бик авыр булды. Тренерлар алыш барышында биргән киңәшләр ярдәмендә җиңә алдым. Чыгышымны алтын белән тәмамлый алуыма бик шатмын”, – диде Азәрбайҗаннан килгән җиңүче.

64 кг авырлык категориясе

1. Эльвин Багиров, Азәрбайҗан
2. Шахриёрбек Маматкулов, Таҗикстан
3. Арам Агаджанян, Әрмәнстан һәм Есентай Имаханов, Казахстан

“Мин алдан ук катлаулы алыш булыр дип планлаштырган идем. Көндәшемне җиңәр өчен миңа күп тапкыр һөҗүм ясарга туры килде. Мин үз дигәнемә ирештем. Бүгенгә планлаштырганның барысы да килеп чыкты”, – дип йомгак ясады Эльмин Багиров.

71 кг авырлык категориясе

1. Али Дагоев, Россия
2. Мусохон Зиядинов, Үзбәкстан
3. Алай Сартов, Кыргызстан һәм Джахонафруз Сулаймонов, Таҗикстан

“Чыдамлылыгым исәбенә җиңеп булды. Алыш вакытында күп көч түгәргә туры килде, һәм минем бар да килеп чыкты. Бар да тыныч үтте димәс идем, әмма минем алдыма мөмкин булмаган бурыч куючы булмады”, – дип ышанычлы рәвештә комментарий бирде үз уңышына Дагоев.

79 кг авырлык категориясе

1.Илья Затылкин, Россия
2.Худоёр Ибройимов, Үзбәкстан
3.Аршавир Баграмян, Әрмәнстан һәм Эдуард Куцко, Беларусь

“Беренче ике алышны авырттыру алымнары белән шактый тиз җиңдем. Җиңел сулап куярга өлгермәдем, финалда юниорлар арасында да, яшүсмер егетләр арасында да самбо буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры белән очраштым. Үзбәкстаннан килгән иптәш миңа шунда ук партерда җиңәргә ирек бирмәде, моның өстендә эшләүне дәвам итәчәкмен”, – диде үз җиңүе белән тулысынча канәгать калмаган Россия самбочысы.

88 кг авырлык категориясе

1. Леван Манукян, Россия
2. Болат Сапар, Казахстан
3. Адыль Адылзаде, Азәрбайҗан һәмд Тимурлан Токтоболотов, Кыргызстан
88 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң мавыктыргыч финалларның берсе булды. Леван Манукян 3:0 исәбе белән җиңеп бара иде, тик казах спортчысы исәпне тигезләде. Россияле бары өстәмә күрсәткечләр ярдәме белән генә җиңә алды. “Очрашу ахырында хаталар җибәрдем, ситуация шуңа үзгәрде. Финалны җиңәргә холкым ярдәм итте”, – дип саный Манукян.

98 кг авырлык категориясе

1. Иосиф Симин, Россия
2. Рәсүл Айдамиров, Азәрбайҗан
3. Алымбек Адил Уулу, Кыргызстан һәм Мурод Эркинов, Үзбәкстан

Финалда Иосиф Симин көндәшенең ноль баллына каршы 11 очко җыя алды. Алыш вакытында ул гына түгел, аның тренеры да тыныч иде. “Минем самбода билгеле бер көрәш схемам бар, ул минем иң яхшы килеп чыга торган алымым. Схема барып чыкты, тренер моны күрде, шуңа ничек эшлим, шулай эшләвемне дәвам итәргә кушты”.

98+ кг авырлык категориясе

1. Тогрул Салманов, Азәрбайҗан
2. Руслан Рустамов, Үзбәкстан
3. Мухамбет Зулхарнаев, Казахстан һәм Иван Шаволин, Россия

БДБ илләренең I Уеннарының ир–атлар самбосы программасын суперавырлык категориясе финалы япты. Келәмгә Азәрбайҗан һәм Үзбәкстан көрәшчеләре чыкты, һәм минималь аерма белән җиңүне Тогрул Салманов яулады.

Кызлар

50 кг авырлык категориясе

1.Сабина Давлатова, Үзбәкстан
2.Юлия Молчанова, Россия
3.Канышай Аманкулова, Кыргызстан һәм Виктория Мажуга, Беларусь

Инде беренче финалда ук тамашачылар бик киеренке көрәш күзәттеләр. Үзбәкстаннан килгән спортчы матч ахырында көндәшен эләктереп алды һәм ярты минут дәвамында җибәрми торды, аннан сыбызгы тавышы яңгырагач, хәле бетеп егылды. Җиңүдән соң Сабина Дәүләтова журналистлар янына чыкты, тик яшь спортчының сорауларга җавап бирерлек хәле калмаган иде.

55 кг авырлык категориясе

1. Маргарита Барнева, Россия
2. Шохида Хонтураева, Үзбәкстан
3. Алпеш Изенбай, Казахстан

“Бик нык дулкынландым, шул комачаулады. Ләкин партерда Россия мәктәбе күпкә көчлерәк, мин үземнең иң оста килеп чыга торган алымымны кулландым. Бу алымым нинди генә торышта булса да килеп чыга”, – дип кыскача тасвирлады Маргарита Барнева аңа финалда җиңәргә ярдәм иткән тактикасын.

59 кг авырлык категориясе

1. Екатерина Цыберт, Россия
2. Азада Аймуратова, Үзбәкстан
3. Гөлзирә Кудасбек, Казахстан һәм Анастасия Подолячина, Беларусь

Финалда Екатерина Цыберт ике очко оттырып барды, тик ихтыяр көчен туплап, җиңә алды. Җиңүдән соң ул ничек итеп очрашу барышын үз файдасына борганын аңлатты: “Баллар алу өчен, тизрәк эләктереп алырга һәм көндәшкә караганда тизрәк хәрәкәтләнергә туры килде. Ахырда мин аны тотып алдым, җибәрми тордым һәм миңа 4 балл бирделәр. Болар барысы да миңа җиңәргә ярдәм итте. Мин югалып калмадым һәм җиңә алдым”.

65 кг авырлык категориясе

1. Евгения Чиреш, Россия
2. Анель Кайраткызы, Казахстан
3. Шохиста Амирова, Үзбәкстан һәм Ксения Бакуменко, Беларусь

Евгения Чиреш буу алымын сыйфатлы итеп кулланып, көндәшен финал көрәшне алдан тәмамларга сорарга мәҗбүр итте.

“Финал алдыннан миндә курку бар иде. Тренерыма рәхмәт, ул мине тынычландырды. Бу – минем самбо буенча беренче халыкара ярышларым. Әлбәттә, куркыныч иде, ләкин бар көчемне туплап, күнекмәләрдә ни эшлим, шуны күрсәтә алдым”, – дип үз җиңүенә йомгак ясады Россия самбочысы.

72 кг авырлык категориясе

1. Екатерина Дорошенко, Россия
2. Анастасия Скворцова, Беларусь
3. Шынар Абатова, Казахстан һәм Бегойим Хайитова, Үзбәкстан

72 кг авырлык категориясендәге финал бик мавыктыргыч булып чыкты. Анастасия Скворцова Екатерина Дорошенкога каршы тигез көрәште. Аларның инде төрле ярышларда, шул исәптән дөнья беренчелегендә дә очрашканнары булган. Алай да Казанда уңыш Россия самбочысы ягында иде.

80 кг авырлык категориясе

1. Елена Алленова, Россия
2. Назгөл Есимбек, Казахастан
3. Полина Грамотнева, Беларусь һәм Чаросхон Озадова, Үзбәкстан

Иң тиз хатын-кызлар финалын тамашачылар 80 кг авырлык категориясендә күзәттеләр. Елена Алленова беренче секундларда ук инициативаны үз кулларына алды, ә 15 секундтан көндәше кулланган авырттыру алымы аркасында Назгөл Есимбекова көрәшне туктатуны сорады. “Планлаштырганча шәп һәм тиз килеп чыкты”, – дип шулай ук тиз рәвештә бәя бирде үз җиңүенә Россия самбочысы.

80+ кг авырлык категориясе

1. Анастасия Грищенко, Беларусь
2. Севара Шамсиддинова, Үзбәкстан
3. Юлия Калгина, Россия һәм Элла Мусаева, Кыргызстан

Кызлар арасындагы соңгы көрәш иң мавыктыргычы иде. Севара Шамсиддинова кыю рәвештә авырлыгы буенча өстенрәк булган Анастасия Грищенкога каршы торды. Беларус спортчысы финал барышында алда барды, ә көрәш тәмамланырга 15 секунд кала, Грищенкога каршы кулланылган һәм озакка сузылган партердан соң, Шамсиддинова көрәшне дәвам итә алмады. Җиңүче үзбәк самбочысына теләктәшлек күрсәтте.

“Тренер белән планлаштырганның барысы да килеп чыкмады. Кызганыч, көндәшем ахыргача көрәшеп бетерә алмады. Аның тизрәк савыгуын телим”, – диде кызлар арасында иң зур авырлык категориясендә чемпион калган спортчы.
Спорт