Яңалыклар

БДБ илләренең I Уеннарында дзюдо буенча ярышлар тәмамланды

ДЗЮДО

БДБ илләренең I Уеннарының соңгыдан алдагы көнендә “Ак Барс” көрәш сараенда дзюдо программасы буенча командалы ярышлар тәмамланды. Әлеге ярышларда Үзбәкстанның яшь спортчылары барыннан да яхшырак чыгыш ясады: киеренке көрәштә алар Азәрбайҗан дзюдочыларын җиңделәр.

Казандагы дзюдо программасы шактый бай булып чыкты һәм ике көнгә сузылды. Кичә иң көчле спортчыларны шәхси ярышларда ачыкласалар, бүген Уеннарның спорт аренасы татамилары һәм трибуналары командаларның ярышканына шаһит булды. Командалы ярышларның ярымфиналында булачак чемпион Россия җыелмасын отты. Ятьмәнең икенче ягында Азәрбайҗан Казахстан спортчыларыннан көчлерәк булып чыкты. Шулай итеп, Россия һәм Казахстан бу дисциплинада бронза медальләр яуладылар.

Финал бик мавыктыргыч һәм вакыйгаларга бай булып чыкты. Беренче булып келәмгә 100 кг авырлык категориясендә көрәшүче спортчылар чыкты һәм бу алышта вакытыннан алда Уеннарның гамәлдәге чемпионы – Үзбәкстан спортчысы Музаффарбек Туробоев җиңде. Киләсе ике алышта юниор егетләр (60 кг) һәм кызлар (48 кг) ярдәме белән азәрбайҗанлылар алга чыкты, әмма Үзбәкстан аларга өч уңышлы чыгыш белән җавап бирде – кызлар (52 кг һәм 63 кг) һәм юниор егет (66 кг). 81 кг кадәр категориядә беренче урынны Зелим Цкаев яулады һәм Азәрбайҗанның баллар аермасын минимумга җиткерде. Тугызынчы очрашуда Нармин Амирли исәпне тигезли ала иде, әмма Ирисхон Курбанбаева үз җыелмасын җиңүгә китерде.

“Спортта гади җиңүләр булмый. Кызлар һәм егетләр хәлләреннән килгәннең барын да эшләделәр. Без монда җиңүгә исәп тоттык, командалы ярышларга өмет иттек. Бу безнең өчен аеруча мөһим иде. Тулаем алганда, Казанда яхшы чыгыш ясадык. Медальләр саны буенча без Россиядән соң икенче урында урнаштык, мин моны яхшы нәтиҗә дип саныйм”, - дип уртаклашты үз кичерешләре белән командаларының җиңүеннән Үзбәкстан җыелмасының баш тренеры Камал Мурадов.

“Барысы да бар көчләрен куеп тырышты, ләкин 100 кг кадәр авырлык категориясендәге спортчыбыз җәрәхәт алды, бу планнарыбызга аяк чалды. 66 кг кадәр авырлык категориясендәге спортчы кызыбызның да барысы да килеп чыкмады, гәрчә ул кичәге шәхси ярышларда җиңү яуласа да. Безнең өчен иң кызганыч төп ике җиңелү Golden Score алышларындагы җиңелү иде. Барысы да бик нык тырышты. Без оештыру ягы белән канәгать, бар да югары дәрәҗәдә узды”, - диде җыелмалары көмеш медаль яулаганнан соң Азәрбайҗанның баш тренеры Эльчин Исмаилов.

Барлыгы дзюдо турнирында 15 медаль комплекты уйнатылды. Җиде алтын медаль Россия җыелмасы исәбендә, биш җиңүгә Үзбәкстан лаек булды, өч тапкыр беренче урынны Азәрбайҗан вәкилләре алды.

КАРАТЭ

Хәзерге вакытта “Тулпар” спорт комплексында каратэ буенча ярышлар уза, анда 2000–2003 елгы юниорлар катнаша. Барлыгы БДБ илләренең I Уеннарында 13 медаль комплекты уйнатачаклар: 6 – хатын–кызлар турнирында (50 кг, 55 кг, 61 кг, 68 кг, 68+ кг һәм КАТА), 6 – ир–атлар турнирында (60 кг, 67 кг, 75 кг, 84 кг, 84+ кг һәм КАТА). Ярышларда катнашу өчен җиде илдән барлыгы 87 заявка килгән иде.

Бүген беренчел һәм ярымфинал очрашулар узды. Әйтик, 61 кг авырлык категориясендә Россиядән Полина Горецкая чыгыш ясады. “Бар да килеп чыкмады, әлбәттә, әмма минимум бурыч үтәлде. Алыш вакытыннан алда тәмамланды, ләкин өстендә эшлисе нәрсәләр бар”, – дип сөйләде спортчы. – Без үзебезене, күнекмәләрдә эшли торган техника, комбинацияләребезне сынап карарга килдек. Алда финал, шуңа әзерләнәчәкбез. Иртәгә алтын безнеке булачак!”

Финалда Полина Горецкая Казахстан спортчысы Ассел Канай белән очрашачак. “Мин бик яхшы тәэсирләр алдым, көндәшләрем бик көчле, ләкин иртәгә беренче урын һичшиксез безнеке булачак”, – дип саный каратист кыз.

Иртәгә узачак финалда җиңәргә Беларусь өчен 68 кг авырлык категориясендә чыгыш ясаучы Мария Алексеева да өметләнә. “Бар да мин планлаштырганча килеп чыкмады, ничек булды, шулай килеп чыкты инде. Кәеф шәп, омптимистларныкы кебек, иртәгә җиңү яулармын дип уйлыйм, – дип билгеләп узды Мария. – Безгә турнирны ничек оештырулары ошады, бар да югары дәрәҗәдә”.

Ир–атлар арасында да киеренкелеге ягыннан ким көрәш көтелми.

“Монда җылы атмосфера хөкем сөрә, биредә чыгыш ясавыма шатмын. Беренче көрәш һәрвакыт авыр була. Мин беренче очконы алырга тырыштым, тик килеп чыкмады, аннан беларустан ике очко алдым һәм 2:1 исәбе белән җиңдем. Уеннарда беренче урын алып, иртәгә монда Казахстан гимны яңгыравын телим”, – дип сөйләде 60 кг авырлык категориясендә чыгыш ясаучы Еркинбек Байтуреев. Финалда Еркинбек Байтуреев ике тапкыр Европа чемпионы, Азәрбайҗан каратисты Аминага Гулиев белән очрашачак.

Медальләр БДБ илләре Уеннары ярышларының соңгы көнендә уйнатылачак.
Спорт