Яңалыклар

БДБ илләре Уеннарының логотибы итеп Ут-кош, ә талисманы итеп барс сайланды

Уеннар башланыр алдыннан оештыручылар чараның визуаль образын уйлап табуга конкурс оештырган иделәр. Аның нәтиҗәләре буенча Уеннарның рәсми брендбугы, логотибы, талисманы һәм хештегы нигезенә яткан эшләр сайланып алынды.

Иң яхшы логотип проекты исеменә Россия дәүләт гадел хөкем университеты Казан филиалының "Ради Жизни!" волонтерлар хәрәкәте командасы тәкъдим иткән эш лаек булды. Расланган логотип Ут-кошның стильләштерелгән рәсеменнән гыйбарәт. Әлеге әкияти затның образы славян һәм көнбатыш мифологиясендә дә (Феникс кошы), төрки мифологиядә дә (Сәмруг кошы) очрый.

Ут-кош очу сәләтен, югарыга омтылу, ирек, тизлек һәм биеклекне гәүдәләндерә. Ул шулай ук спортчылар йөрәгендә янучы ут белән дә ассоциацияләнә. Кошның купшы каурыйлары һәм киң җәелгән канатлары БДБ территориясендә яшәүче халыкларның кунакчыллыгын һәм мәдәниятләр төрлелеген гәүдәләндерә. Тылсымлы кошның каурыйларына Берлеккә керүче һәрбер илнең флагы төшерелгән.

Талисманның иң яхшы дизайн-макетын Ибраһим Дурдиев (Мәскәү) тәкъдим итте. Ул барсның стильләштерелгән сурәтеннән гыйбарәт. Кар барсы — Татарстан Республикасының милли символы. Язма чыганакларга караганда, "Барс кабиләсе", "барсиллар" дип болгарларның борынгы кабиләсен атаганнар. Алар барсны уңдырышлылык алласы һәм балаларны яклаучы дип санаганнар. Барсның сурәте Татарстан гербына да төшерелгән, монда ул саклаучы һәм яклаучы ролендә чыгыш ясый. Барс образы үзендә борынгы тарих элементлары һәм энергия, җитезлек, көч, җиңүгә омтылыш белән ассоциацияләнүче сыйфатларны берләштерә. Барс рәсеме төшкән талисман Уеннарда катнашучыларның барысы өчен дә кунакчыллык һәм уңышны гәүдәләндерә.

Рәсми хештег — #KAZAN2021. Аның стильләштерелгән сурәте Берлек илләре флаглары төсләреннән гыйбарәт.
Рәсми чара