Яңалыклар

БДБ илләренең I Уеннарында көрәш буенча чемпионнар билгеле булды

Дүшәмбе көнне “Ак Барс” көрәш сараенда юниорлар төркиләрнең уртак спорт төре – көрәштә иң көчлеләрне ачыкладылар. 10 категориянең тугызында Россия спортчылары җиңде, ә иң зур авырлыклы батырлар арасында җиңүне Азәрбайҗаннан килгән дөнья чемпионы яулады.

60 кг авырлык категориясе

1. Залиф Вәлитов, Россия
2. Хуршедох Каримзода, Таҗикстан
3. Эльвар Нахматдзе, Азәрбайҗан

“Мин бик шат, без озак әзерләндек, җиңелүләр дә күп булды. Минем өчен бу җиңү – яхшы нәтиҗә. Мин мондый дәрәҗәдәге ярышта беренче көрәшәм, шуңа җиңә алуым бик сөенечле”, – дип йомгак ясады финалда җиңгән Залиф Вәлитов.

65 кг авырлык категориясе

1. Раббани Нургалиев, Россия
2. Геворг Манукян, Әрмәнстан
3. Нурканат Кайыпбердиев, Кыргызстан

Ярышларда җиңгән Раббани Нургалиев Казанда узучы БДБ илләре Уеннарында көндәшлек дәрәҗәсе югары дип билгеләп үтте.

“Бар да план буенча барды, тырышып күнегүләр ясаган идем, бу ярышларга әзерләнгән идем. Уеннар дәрәҗәсе дөнья чемпионатындагы кебек. Көндәшләр бик көчле, барысының да БДБ Уеннарында җиңәсе килә. Миңа бу ярышлар бик ошады, үземә яңа дуслар таптым”, – диде Раббани. Ул көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы.

70 кг авырлык категориясе

1. Рафаэль Бильданов, Россия
2. Мангуберди Имянов, Үзбәкстан
3. Бекмамат Бейшенов, Кыргызстан

Беренче ике финалда интрига булмады һәм алар россиялеләрнең берничә секунд эчендә коры җиңүләре белән тәмамланды. Аның каравы 70 кг кадәр авырлык категориясендә Мангуберди Имянов Рафаэль Бильдановка озак каршылык күрсәтте, моны алыштан соң җиңүче үзе дә искәртеп узды.

“Көндәшем бик көчле иде. Үзбәкстанда бөтенләй башка милли көрәш, аның кагыйдәләре дә башка, аның тактикасына каршы көрәшү бик авыр иде. Алыш вакытында тезгә уңышсыз егылып, кечкенә җәрәхәт алдым, ләкин барыбер җиңү яуладым”, – дип сөйләде чемпион.

75 кг авырлык категориясе

1. Марсель Мурзагильдин, Россия
2. Хусан Абдухәкимов, Үзбәкстан
3. Курбонали Охунов, Таҗикстан

“Бар да җиңел килеп чыкмады, авыррак булды. Тренерыма рәхмәт. Финал барышында тактиканы бераз үзгәртергә туры килде. Ул башлар, ә мин контрһөҗүм ясармын дип уйлаган иде, тик чынлыкта барысы да киресенчә килеп чыкты”, – дип үз җиңүенә оператив рәвештә анализ ясады Россия җиңүчесе.

80 кг авырлык категориясе

1. Рүзәл Тимергалиев, Россия
2. Ходжиакбар Тошмуротов, Таҗикстан
3.  Мөхәммәдкәрим Кәримов, Үзбәкстан

Бу категориядә чемпион булып Татарстанны тәкъдим итүче Рүзәл Тимергалиев танылды. Шунысы кызык, ун категориянең бишесендә җирле батырлар җиңде. Спортчылар сүзләренә караганда, туган җирдә җиңү – алар өчен аерым бер казаныш.

85 кг авырлык категориясе

1. Вадим Васильев, Россия
2. Алисафтар Маммалди, Азәрбайҗан
3 Бакберди Мирсланбеков, Кыргызстан һәм Акмалжон Хәкимов, Үзбәкстан

“Үземне яхшы хис итәм, җиңүемә шатмын. Бар да план буенча барды, уеннар баштан ук планлаштырганча, идеаль узды”, – финал очрашудан соң җиңүче БДБ илләре Уеннарының барлык ярышларында кебек үк сүзен кыска тотты.

90 кг авырлык категориясе

1. Илсаф Фәхретдинов, Россия
2. Айберген Алдаберген, Казахстан
3. Умиджон Җәлилов, Үзбәкстан

“Бар да яхшы узды, ләкин үз чыгышымны югары бәяли алмыйм, уртача чыгыш ясадым дип уйлыйм, чөнки барысын да бер атуда җиңә алмадым. Минем бәхеткә, уеннарны бер елга күчерделәр, чөнки былтыр артык яшь булуым аркасында мин бу чарада катнаша алмас идем”, – дип бәя бирде үзенең чыгышына туган җирендә җиңү бәхетенә лаек булган Илсаф Фәхретдинов.

100 кг авырлык категориясе

1. Булат Юнысов, Россия
2. Учкунжон Хурсандов, Үзбәкстан
3. Баяман Мыктыбыков, Кыргызстан

“Мин үзем белән канәгать, бу минем карьерамда алга таба тагы бер адым, әлегә хис–кичерешләр артык күп түгел. Бу турнир минем өчен зур әһәмияткә ия, чөнки мин тумышым белән Татарстаннан. Бөтен туганнарым һәм якыннарым килде. Аларның күз алдында җиңү – зур мәртәбә”, – диде Юнысов бик кыска финалдан соң. Финал нибары 4 секунд дәвам итте һәм җирле батырның ике тапкыр алып бәрүе белән тәмамланды.

120 кг авырлык категориясе

1. Альберт Сәхабиев, Россия
2. Арсланбек Турдубеков, Кыргызстан
3. Асадбек Зокиров, Таҗикстан

“Авырлыклар булды, ләкин мин аларны җиңә алдым. Алыш җиңел булыр дип уйлаган идем, ләкин биредә иң көчле көндәшләр җыелган. Бөтен турнир да план буенча барды диеп була”, – дип сөйләде 120 кг авырлык категориясендә җиңүче.

Абсолют авырлык категориясе

1. Җамал Фәйзиев, Азәрбайҗан
2. Илесбек Обиджонов, Үзбәкстан
3. Айнур Ганиев, Россия

Иң зур батырлар турниры финалы Россия вәкиленнән башка гына узды. Җиңүче итеп Азәрбайҗаннан килгән юниор – Җамал Фәйзиев танылды, ул берничә куәтле алып бәрүләрдән соң Уеннарның алтын медаленә лаек булды.

“Уеннарны оештыручыларга зур рәхмәт. Минем өчен иң авыр көндәш – Россия көрәшчесе иде, мин аның белән ярымфиналда очраштым”, – диде Фәйзиев. Сүз уңаеннан, ул берничә ай эле кенә Казанда узган көрәш буенча дөнья чемпионатында чемпион булып калды.

Спорт