Яңалыклар

Казанда тарихтагы беренче БДБ илләре Уеннары тәмамланды

Казанда тарихтагы беренче БДБ илләре Уеннары ябылу тантанасы узды. Гаҗәеп матур чара спортчылар яшәгән Универсиада Авылының Флаглар Аллеясында үтте.

Тантана яктылык тамашасы һәм үз эченә спортчылар, тренерлар һәм тамашачыларның ярышлар вакытындагы иң якты хис–кичерешләрен алган видеороликтан башланды. Тамаша эстрада бию коллективлары һәм вокалистлар чыгышы белән дәвам итте, чыгыш вакытында сәхнә аша тантаналы рәвештә волонтерлар узды.

РФ спорт министры Олег Матыцин исеменнән спортчылар һәм волонтерларга кайнар сәлам һәм рәхмәт сүзләрен аның беренче урынбасары Азат Кадыйров җиткерде. “Бу бәйрәм өчен рәхмәт. Сезгә бу ярышлар ошагандыр дип уйлыйм, бар да бар көчләрен куеп, кайнар йөрәк һәм салкын кан белән чыгыш ясадылар. Казандагы спорт бәйрәме барып чыкты дип саныйм!” – дип ассызыклады Азат Кадыйров. – Бу бәйрәм дәвам итсен иде. Мин бергәләп БДБ илләре Уеннарын үткәрүне яхшы традициягә әйләндерә алабыз дип уйлыйм”.

Татарстан Республикасы Премьер–министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда спортчылар һәм спорт делегацияләре әгъзалары өчен уңайлы шартлар тудырырга тырыштылар дип белдерде. “Без БДБ илләренең I Уеннары Казанда үтүенә бик шат, бу вакытта ул халыкара спорт җәмәгатьчелегенең тартып тору үзәгенә әйләнде, – дип билгеләп үтте ул. – Без Россия халыкларының эш сөючәнлеген һәм кунакчыллыгын күрсәтергә, спортчылар, кунаклар һәм делегацияләр әгъзаларына уңайлы шартлар тудырырга, безнең күпмилләтле мәдәниятебез белән таныштырырга тырыштык. Без мондый чараларны беренче тапкыр гына оештырмыйбыз, ләкин безнең өчен аларның һәрберсе – олы мәртәбә һәм зур җаваплылык”.

Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, ярышларда җиңелүчеләр юк һәм була да алмый. “Теләсә кайсы турнир, аеруча халыкара ярышлар, – потенциалны тикшереп карау һәм бәһасез ярыш тәҗрибәсе алу өчен шәп мөмкинлек. Сезнең яшьтә бу – иң югары спорт казанышларына таба илтүче юлның тагы бер баскычы”, – дип йомгак ясады ул.
Соңгы сүзләр белән Беларусь Республикасы спорт һәм туризм министры урынбасары Александр Барауля да килеште, ул Казандагы БДБ илләре Уеннары спортчыларның карьера үсешенә этәргеч булып хезмәт итәчәк дип билгеләп узды.

“Мин бу чара озакка истә калыр һәм хәтердә спорт ягыннан камилләшүнең үсеш баскычы буларак сакланыр дип уйлыйм. Иң мөһиме – без очраштык, рухи яктан баедык, яңа нәрсәләр күрдек. Минемчә, бу аларга киләчәктә этәргеч бирәчәк, – диде Александр Барауля. – Минем барлык оештыручыларга да гаҗәеп Уеннар оештырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, бар да югары дәрәҗәдә узды. Барлык спортчыларга да уңышлы киләчәк телим. Бу Уеннар яхшы спорт карьерасы өчен башлангыч булып хезмәт итәчәк”.

БДБ Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Анфимов Казандагы Уеннар атлетларның зур потенциалын күрсәтте дигән фикер белдерде. “Сигез көн дәвамында без барыбыз да Казанның шәп спорт ареналарында барган мавыктыргыч спорт көрәше шаһитлары идек, биредә компромиссыз көрәш дуслык, бер–береңне аңлау һәм бер–береңә ярдәмгә килү белән янәшә иде. Иң мөһиме – без югары нәтиҗәләр күрсәткән яшь спортчыларыбызда зур потенциал булуга шаһит булдык. Алар халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларында катнашып, анда үз осталыкларын күрсәтергә һәм үз илләре өчен спорт даны яуларга әзер икәннәрен күрсәттеләр”, – диде ул.

“Бу Уеннарга инде ун ел һәм алар беренче тапкыр гына үткәрелми, алар инде берничә тапкыр үткәрелеп, үз тарихына ия дигән фикер минем башка гына килмәгәндер дип уйлыйм. Бу алар иң югары дәрәҗәдә оештырылганга шулай”, – дип өстәде Леонид Анфимов.
Леонид Анфимов Уеннар өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт әйтте. “Кайбер җитәкчеләр “Мин риза” дип кенә әйтәләр дә, аларның проектта катнашуы шуның белән тәмамлана. Ләкин мин әлеге сигез көн дәвамында безнең белән булган кешеләр сүзләреннән Рөстәм Нургалиевичның Уеннарны оештыруга һәм үткәрүгә нинди зур кызыксыну белдергәнен беләм”.

Леонид Анфимов катнашучылар тагын бер тапкыр элеккеге дуслар кебек очрашырлар дигән өмет белдерде һәм БДБ илләренең I Уеннарын ябык дип игълан итте.

Кичәнең ахыргы өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артистлары Айдар Сөләйманов һәм Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясады. Ахырда вокалистлар Уеннар турында җыр җырладылар.
Спорт