Партнерлык программасы

БДБ илләре уеннары оештыручылары тарафыннан партнерлык программасы эшләнелде, ул проектның аерылгысыз өлеше булып тора һәм Уеннарны оештыручылар һәм партнер компанияләр арасында ике якка да файдалы хезмәттәшлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

I БДБ илләре уеннарын Казанда үткәрү хокукын алгач, оештыручылар эшмәкәрлеккә яңа нәтиҗәле инструментарий тәкъдим итә. Масштаблы мультиспорт ярышы белән турыдан-туры ассоциация, брендның тагы да танылганракка әйләнүе һәм кулланучылар игътибары артуы, брендны яңа дәрәҗәгә күтәрү – бу компанияләр өчен Уеннарны оештыручылар белән хезмәттәшлек ачучы мөмкинлекләрнең кайберләре генә.

Зур спорт чарасы белән партнерлык шулай ук бизнесның социаль юнәлгәнлеккә ия булуын дәлилли, ә бу компаниянең имиджы өчен мөһим роль уйнарга мөмкин, чөнки партнерлар дәүләтнең зур әһәмияткә ия булган проектларына саллы өлеш кертәләр.

Оештыручылар тарафыннан төрле программалар һәм өстенлекләрдән гыйбарәт булган партнерлыкның төп дәрәҗәләре билгеләнгән.

Генераль партнер
Рәсми партнер
Партнер
Рәсми тәэмин итүче
Тәэмин итүче

Партнер сыйфатында түбәндәге товарлар җитештерүче һәм хезмәтләр күрсәтүче юридик зат була ала:

  • Мобиль элемтә
  • Авиакомпанияләр
  • Банк хезмәтләре
  • Вакытлыча конструкцияләр
  • Таможня хезмәтләре
  • ИТ-җиһазлар һәм хезмәтләр
  • Профессиональ юу-чистарту чаралары
  • Ягулык белән тәэмин итүче
  • Фитнес хезмәтләре
  • Иминиятләштерү
  • Транспорт (автобуслар һәм башка транспорт чаралары)
  • Шешәле су
  • Тел программалары
  • Спорт кибетләре челтәре
  • Халыкара йөк ташу/ Йөк ташу буенча җирле оператор
  • Мәгълүмати партнерлар (ТВ, радио, басма ММЧ)
  • Кейтеринг
  • Һәм башкалар.

Товар/хезмәтләр категорияләре тулыландырырга мөмкин. Яңартулар артыннан әлеге биттә күзәтеп барыгыз.

Партнерны сайлау оештыручысы/оештыручыларның берсе “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО булган чараларга әзерлек һәм үткәрү кысаларында партнерлык программасын гамәлгә ашыру тәртибе турында нигезләмә нигезендә тормышка ашырылачак.

Элемтә
Хезмәттәшлек сораулары буенча түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
r.araslanova@dspkazan.com